tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

13 июль көнне Татарстан Республикасы мәдәният министры Әюпова Ирада Хафизҗан кызы гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Хөрмәтле Ирада Хафизҗан кызы!

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне гомер бәйрәмегез – 50 яшьлек күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Халкыбызның гамен, җанын тоеп яшәүдә, җәмгыятебезне тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрүегез олы ихтирамга лаек. Шуңа күрә җаваплы хезмәтегездә Сезгә сүнмәс көч-куәт насыйп булсын!

Бүгенге бәйрәм көне күтәренке кәеф бирүче иң якты, шатлыклы көннәрнең берсе булып күңелегез түрендә саклансын! Киләчәктә дә үзара ярдәмләшеп, тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырып, аралашып, бер-беребезнең уңышларына сөенеп яшәргә язсын!

Хөрмәтле Ирада Хафизҗан кызы! Сезне тагын бер кат ихластан котлыйм һәм Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, һәр яңа башлангычыгызда уңышлар телим. Киләчәктә дә Сезнең һөнәри һәм тормыш тәҗрибәгез куелган максатларга ирешү өчен ярдәм итсен.

Олы ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессының
Башкарма комитеты җитәкчесе                                              Д.Ф. Шакиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*