tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күңеле – яхшы, гамәлләре изге иде
Күңеле – яхшы, гамәлләре изге иде

Күңеле – яхшы, гамәлләре изге иде

Гыйнвар аенда Малмыж районы халкы Ринат Нигъмәтулла улы Гыйбадуллин белән хушлашты. 12 гыйнвар көнендә ул мәңгелеккә күчте.

Ринат абый Малмыж мәчетенең элеккеге имамы, районда бик хөрмәтле, яхшы кеше иде.

Әле дә йөрәк елый

Ринат абыйның авыр сугыш елларына туры килгән бала чагы турында “Әле дә йөрәк елый” дип исемләнгән мәкаләмдә язган идем.

– Мин 37нче елны Казан шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Әтием – Кукмара районы Мәмәшир авылыннан, әнием – Ульяновскийдан. Икесе дә Казанга эшкә килгәч, табышалар. Сугыш башланганда, мин дүрт яшьлек бала идем. Әтиләрне җыеп сугышка әзерли башладылар. Булачак сугышчыларны өйләренә җибәрмиләр: казармаларда торалар иде. Без әни белән әти янына баргалап йөри идек. “Әти, син нигә өйгә кайтмыйсың? – дип сорый идем. “Улым, мине әнә теге “ике йолдызлы абый” җибәрми”, – ди иде. Әти шулай дигәч, мин ул абый янына барып: “Почему моего папу домой не отпускаете?” – дип сорадым. Минем үтенечкә битараф калмадылар, әтине өйгә җибәрә башладылар. “Рәхмәт яугыры, улым, синең аркада мин өйгә кайтып йөрим бит”, дип әти сөенә иде, – дип сөйләгән иде.

Әнисе турында да якты истәлекләр белән уртак- лашкан иде. «Әнием бик ягымлы, кешелекле булган.  Әти аның турында: “Мин пекарнядан төнге сменадан кайтып кергәндә, өй тулы кеше була иде. Идәндә тезелеп йокларга яткан кунакларның җайлап кына  аяк очларыннан урыныма барып ята идем”, – дип сөйли иде әти. Мәмәшир авылыннан базарга сату белән килгән авылдашларын әни гел ачык йөз белән каршы алып, төн кундырып чыгарган. – Бер ай узгач, әтине сугышка алдылар. Казанда радиодан: “Кемнең мөмкинлеге бар, балаларыгызны эвакуацияләгез”, – дип хәбәр итәләр. Чөнки шәһәрне бомбага тоту куркынычы бар иде. Миңа биш яшь иде. Әни мине авылга кайтарып куярга булды. Вокзал каршында ачык составлар тезелеп тора. Аларга ремонтка алып кайта торган танклар, пушкалар төялгән. Шуларның берсендә мылтык аскан озатып йөрүче хатын-кыз басып тора. Әни аңа йодрык тикле ак май бирде. Бичара әнием. Кайдан алгандыр инде ул майны. Теге хатын безне шул ачык составка ябулар (брезент) астына качырып утыртты. Шулай итеп юлга кузгалдык. Әнием шул танкларны сыйпый-сыйпый елый, әтине искә алгандыр инде. Шәмәрдәнгә кайтып җиткәч, поезддан төшеп калдык.

Бик матур җәйге көн иде. Кызарып пешкән каен җиләкләре ашый-ашый авылга юл тоттык. Уразайга кайтып җитәргә шактый ара бар иде әле. Әни мине, иртәгә иртә белән килеп алырмын, дип юатып бер авылда кунарга калдырды. Иртәгесен җизни ат җигеп килеп алды. Ул сугыштан яраланып кайткан икән. “Әйдә, энем, бахбайга атланып карыйсыңмы?” – дип мине атына атландырды. Ерак түгел генә печәнчеләрнең атларын сизеп, минем атым да аларга таба чаба башлады. Минем бит атка беренче тапкыр атлануым, бик курыктым, бахбаемның ялына чытырдатып ябыш-тым. Аллаһның рәхмәте, ерак чапмадык, теге атлар яныны җитеп туктадык. Җизнәм бик борчылган, тизрәк йөгереп килеп мине төшерде. Ул көнне Уразайда кундык, әни икенче көнне кире Казанга китәргә җыенды, чөнки анда әнинең беренче иреннән булган минем ун яшьлек абыем калды бит. Сабый чакта иртәнге йокы да бик тәмле була шул. Әни юлга чыгып киткәндә, уяныр-уянмас күземне кысып кына ачып  карап калдым. Әнием аркасына биштәр аскан, ишекне ачып еламсырап чыгып бара. Мескенкәемнең бәгыре өзелгәндер инде. Аның йөрәге нидер сизенгән, күрәсең. Ә мин әниемне соңгы тапкыр күрүемне белмәдем шул. Шул чакта мин авызымда бал тәме сиздем. Белмим, кайдан табып каптыргандыр аны әнием. Тормышы татлы, баллы булсын дип теләгәндер инде».

Бер-ике көннән кечкенә Ринатны печәнчеләргә ияртеп, Мәмәшир авылына әтисенең әнисенә озаталар.

– Мин кайтып кергәндә, әбием намаз укый иде. Әтинең сеңлесе Маһинур апа белән оныкларын бик куанып каршы алдылар. Шулай итеп мин авылда яши башладым. Малайлар белән таныштым.  Мине шәһәрдән кайткан малай итеп, “Три танкиста” җырын җырлаталар иде. Җырламасам, чапанны алалар, бирмибез, диләр, мин тагын җырлыйм.

– Әти сугыштан хат яза иде. Бөтен күрше-күләнгә сәлам юллый. Мине күршеләргә әтидән сәлам тапшырырга йөгертәләр. Кышкы ачы салкыннарда өй ишекләре бозланып ката. Мин керә алмыйча тәрәзә артында: “Әтидән сәлам алып килдем”, – дип кычкырып торам. Кайсысы, суык керә, дип ишекләрен ачмый, тәрәзә аша рәхмәт әйтеп җибәрә. Ә мөмкинлеге булган кеше сәлам алып килгән өчен мич бәрәңгесе биреп чыгара. Ач заман шул: мич бәрәңгесе булса, бик риза идек инде. Ул елларда шырпы да бик исәпле була. Самавыр кайнатырга утлы күмергә дә мине йөгертәләр. Ураза аенда әбием: “Барыгыз, балаларым, савап булыр үзегезгә, уятып кайтыгыз”, – дип Маһинур апам белән мине кешеләрне сәхәргә уятырга җибәрә торган иде. Ул үзе бик ихлас кеше була. Намазны бер дә калдырмый. Бары үләсе көнне генә ике намазы калды, дип сөйли иде әтием.

Кышкы салкыннарда апалар өйне җылытырга дип, өч чакрым ераклыкка – Вятка елгасының аргы ягына утынга китәләр. Кемнең ике айлык бозавы бар, аны кечкенә чанага җигеп утын ташый. Без, кечкенә малайлар, апаларны каршы алырга елга буена килеп, аларның урманнан чыкканнарын әче суык җилдән яр кырына сыенып көтеп утырабыз.

Ниһаять, бәгырьгә төш-кән суыклар үтә, көннәр акрынлап җылына башлый. Хатын-кызлар көнаралаш Кукмарага чәчүлек орлыкка баралар. Мәмәширдән район үзәгенә 20 чакрым булыр. Аякларда чабата гына, шул араны юеш кар ерып барып кире кайтасы да бар бит әле. Барган саен 16шар кило ашлык алып кайталар. Амбарда һәр кешенекен аерым үлчәп алалар, бөртеген дә югалтырга ярамый.

Җылы җәй җитеп, көннәр көзгә авышкач, кырда ашлыклар, борчаклар өлгерә. Без ачлыктан тилмергән балалар, басуга барып, башак башы уып, борчак ашый идек. Каравылчы күзенә күренмәс өчен, басуның эченәрәк кереп качабыз. Ә ул ат тәртәсенә басып, бөтен әйләнә-тирәне күзәтә. Күрсә, шыпырт кына артыбыздан килә дә, тиз генә түбәтәйләребезне салдырып ала. Кем баласы буласың, дип һәркайсыбыз- дан сорый. Җавап алгач кына, баш киемебезне кире бирә. Кич урактан кайткач, Маһинур апам кәнсәләргә китә – мин басудан урлап борчак ашаган өчен җавап тотасы бар. Ул заманда бер уч ашлык урласаң да, төрмәгә утырталар иде.

Көннәрдән бер көнне хатын-кызлар басуда урак ура, без малайлар да, борчак ашарга җай чыкмасмы, дип шунда киләбез. Әниләр, апалар ял итәргә утыргач, без качышлы уйныйбыз. Мин апалар артына барып качтым. Маһинур апам нигәдер елап кайтып китте. Барысы да, Маһинурга ни булган, дип борчылдылар. Арадан берсе, аларның Казандагы киленнәре үлгән, диде. Минем моңа бер дә ышанасым килмәде, елый-елый кайтып киттем. Өйгә кайтсам, әбием дә, апам да елыйлар. Үзләре мине, синең әниең үлмәгән, бу дөрес хәбәр түгел, дип юатмакчы булалар. Мин тынычланам.

Сугыш беткәч, әтием исән-сау әйләнеп кайтты. Әнинең авырып үлгәнен миңа ул сөйләде. Казанда туганнарыбыз булмаганлыктан, әнине больницадан таныш булмаган кешеләр алып кайтып җирләгәннәр. Әнисез калгач, абыем урам малаена әйләнә, соңыннан ул эзсез югала.

Менә бит ул каһәр төшкән сугышның михнәтләре – сабый чактан ук безне ничек газаплады, – дип сөйләгән иде Ринат абый ачынып. – Инде күптән бабай булсам да, онытасым юк. Әле дә йөрәк елый. Бүгенге балаларга моны күрергә язмасын иде, – дип теләгән иде ул 18 ел элек.

Генерал-шахтер

Ринат Нигъмәтулла улы 34 ел шахтада эшләве, генерал-шахтер булуы белән дә зур хөрмәткә лаек.

Нигъмәтулла абзый Мәмәшир авылыннан Нократның сул ягындагы кара урманнар арасында әле яңа нигез салынган Тукай авылына күчеп килгәндә, Ринат абыйга тугыз яшь була. Авылдагы башлангыч мәктәптә дүрт сыйныфны укыгач, 5нче сыйныфка әтисе аны Малмыж мәктәбенең рус классына укырга кертә. Җор телле Ринат абый үзе әйтмешли, русча начар белгәнлектән “яхшы” укыгач, бишенчедән дүртенче класска кире төшерәләр. Бер ел укыгач та, әтисе: “Улым, хат язарга өйрәндең инде. Әйдә, такта ярырга”, – дип алып кайтып китә.

Сала башлаган яңа өйләренә  14 яшьлек малай әтисе белән бергә урман кисәләр. Икесе кара-каршы кул пычкысы белән түшәм-сайгаклык, түбә такталары яралар. “Бүрәнәләрне кузлага тәгәрәтеп менгерергә көчем җитми, янәшәдәге такта яручылар булышалар иде”, – дип, авыр хезмәтле яшьүсмер чагы истәлекләрен яңарткан иде.

16 яше тулу белән, яшь егетне әтисе бер туганына ияртеп, Кизел шәһәренә эшкә җибәрә. Шәһәргә чыгып китү өчен паспорт кирәк була. Ул заманда авыл кешесенә паспорт бирмиләр. Нигъмәтулла абзый Пайгат авылында урнашкан авыл советы рәисенә бушлай дүрт пар итек басып бирә. Рәис шуның өчен Ринат Гыйбадуллинга “почта хезмәткәре” дип язылган белешмә бирә. Шул язу белән паспорт алалар. “ “Берәүгә дә әйтмә!” дип кисәтеп куйдылар. Иптәшләрем белән сау- буллаша да алмыйча китеп бардым”, – дип моңсу чакларын искә алган иде.

Әле 18 яше тулмаган егетне шахтага алмыйлар. Кизелга килгәч тә, төзелешкә “землекоп” булып эшкә керә. Ул вакытта экскаваторлар юк, барлык казу эшләрен кул белән эшлисе. Кечкенәдән авыр хезмәттә чыныккан авыл малае монда да өлкәннәрдән калышмый. Юклык белән үткән яшьлек. Авыл халкының әле ялангач чагы була.

– Әтием күрше Приют авылындагы бер тегүчегә заказ биреп, сырган фуфайка тектерде. Ул заманда фуфайка авылда бик сирәк кешедә, “модный” кием иде. Кизелга баргач, бергә эшләүчеләр: “Син кайсы төрмәдә утырдың?” – дип сорыйлар. “Утырганым юк”, – дип аптырап калганымны күргәч: “Фуфайкаң төрмәченеке бит, диләр”, – дип, кызык та, кызганыч та хәлләр турында искә төшергән иде әңгәмәдәшем.

18 яше тулгач, Ринат абый шахтага төшә. Чын шахтер булып ташкүмер чаба. 900 метр җир астына төшеп, һәр шахтер үз участогында күмер кистерә. Алты сәгатьлек сменага һәркайсы 8 тонна күмер чаптырырга тиеш була, гайрәтлерәкләре 15-17 тонна да чыгаралар. Гел дә норманы үтәп килгән шахтер Ринат Гыйбадуллин төрле Мактау грамоталары, премияләр, В.И.Ленин тууының 100 еллыгы медале белән бүләкләнә. Оста шахтерны соңыннан бригадир итеп тә билгелиләр.

Шахтага урнашкач та, яшь егет тулай торакта яши. Соңыннан өйләнгәч, барактан бер бүлмәле фатир бирәләр.  Бер елдан уңайрак йортка күчерәләр. Күчә торгач, дүртенче тапкырында бар уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир бирәләр. Тормыш иптәше Гөлҗәүһәр апа белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр.

– Уралда һава торышы начар иде, гел яңгыр да яңгыр. Кизелда 20 ел яшәгәннән соң, Үзбәкстанга күчеп киттек. Анда баргач та, алтын, көмеш, бакыр чыгара торган шахтага эшкә урнаштым. Фатирлар алдым. Союз таралгач, анда да тормышлар авырайды, туган як тартты, каеннарына кадәр сагына идем, – дип, читтә яшәгән вакытларын да искә алган иде.

Үзбәкстанда да 20 ел гомер итеп, Гыйбадуллиннар гаиләсе туган якка, Мал- мыжга әйләнеп кайта.

– Без кайтканда әтием исән иде әле. Хәле авыр иде инде, аны соңгы юлга озаттык. Хатынымның әтисен, бабамны алып кайтып карадык, аны да шушында җирләдек, – дип, узган тормышы турында сөйләгән иде. Ринат абый сөйләп калдырганнар яшь буынга үгет-нәсыйхать, вәгазь булып барып ирешсен.

Малмыж шәһәрендә дин

сабакларын укытуны баш-лап җибәргән Нигъмәтулла абзый улына мәчеткә йөрергә, Камил абый Сөләйманов белән танышып, дин сабаклары алырга васыять итеп үлә. Әтисенең васыятен үти Ринат абый. Камил абыйдан, Әлфия апа Әхмәтшинадан гыйлем ала. Биш вакыт намаз укып барган Ринат абзыйны мәхәллә халкы имам итеп сайлый. Ринат хәзрәт үз өстенә бу зур вазыйфаны алып, ун ел бик тырышып башкара. Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын. Аның өстенә үзе мәетләр дә юып озата. Көненә ике-өч мәет тә юарга туры килә аңа кайвакыт.

2016 елда Ринат абый 57 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше Гөлҗәүһәр апа Сәфәргали кызын соңгы юлга озата. Ринат абый яшьләргә “бергә яшәгәндә бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез” дип әйтә торган иде.  Шул елны имам- лыктан да китә ул. Вазыйфасын яшьләр кулына тапшыр-гач та, мәхәллә халкы бик зурлап, хөрмәтләп тота аны. Ринат абыйның тавышы бик матур, көчле иде. Көйләп Коръән, Тәравих намазларында догалар укыганын сокланып тыңлый идек.

2016 елда изге Болгар җыенында Ислам динен үстерүгә күп өлеш керткәне өчен Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үз кулы белән Ринат хәзрәт Гыйбадуллинга “Әл-Ихтисам – Бердәмлек” медаленең “Талха бин Губайдилляһ радыяЛЛаһу анһу” дәрәҗәсен тапшырды.

Ринат абый Нигъмәтулла улына ихлас хезмәте өчен Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре ирешсен! Урыны җәннәттә булсын!

Рәмзия ХӘКИМОВА.

Автор фотосы. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*