tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ана теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты
Ана теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Ана теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Яңа шәһәрнең 64 нче мәктәбендә ана теле укытучыларының өлкә форумы узды. Анда төбәгебез мәктәпләренең рус, татар, чуваш, мордва теле укытучылары ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар һәм якын киләчәккә планнар кордылар.

Хәзер инде традициягә кергән форум фоейда укытучылар һәм балалар тырышлыгы белән әзерләнгән бай эчтәлекле күргәзмәләр һәм мастер-классларны, милли сәнгать коллективларының чыгышын карау белән башланып китте. 64 нче мәктәпнең татар теле түгәрәге җитәкчесе Гөлназ Шәрәфетдинова халкыбызның милли үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан музей белән таныштырды.

Ульяновск шәһәренең балалар бакчалары педагоглары тәкъдим иткән милли аш-су күргәзмәсендә татар халкының егермегә якын ризыгыннан авыз итәргә мөмкин иде. Чәкчәк, бавырсак, пәрәмәч – күпләргә таныш сый-нигъмәтләр. Ә менә катлама, урама, корт белән гөбәдияне форум кунакларының беренче тапкыр татып каравы иде.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә мәгариф үсеше институты тырышлыгы белән Казаннан – Татарстан мәгариф министрлыгыннан кайтартылган татарча уку-укыту әсбаплары һәм методик кулланмалар күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Башка милләт педагоглары ФГОС стандартларына туры китереп чыгарылган зәвыклы, эчтәлекле китапларны сокланып карадылар.

Ана теле укытучылары форумын өлкә Губернаторы администрациясенең милли һәм дини мәсьәләләр буенча идарә начальнигы Сергей Паховский ачып җибәрде. Ул төбәгебез башлыгы Алексей Русскихның фидакарь һәм намуслы хезмәтләре өчен педагогларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Ульяновск өлкәсе – күп милләтле регион. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында җирле халыкларның ана телләрен, милли мәдәниятләрен өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырылган. Бу төрле милләт вәкилләре арасында күршеләрчә дус яшәү мөнәсәбәтләрен ныгытуга этәргеч бирә”,- диде ул һәм агымдагы елның 26 январенда Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елына старт бирелүе хакында белдерде.

Форумда ана теле укытучыларының гаиләләрен хөрмәтләделәр. 64 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ белән Илнар Шәрәфетдиновлар Ульяновск өлкәсе социаль үсеш министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Заволжье районы татарлары Гөлназ Рөстәм кызының тырышлыгын күптәннән беләләр һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Ул Ислам мәдәни-агарту үзәгендә дә мәхәллә балалары өчен татар теле дәресләре алып бара.

Өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министры урынбасары Ирина Кисилева рус, татар, чуваш һәм мордва теле укытучыларының тырышлыгын югары бәяләде.

Ул ана теле укытучыларына һәрьяклап ярдәм һәм булышлык күрсәткән өчен милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренә, Татарстан, Чувашия һәм Мордовия республикалары мәгариф һәм фән министрлыкларына рәхмәтләрен юллады.

“Милли телләр укытучылары тырышлыгы белән ел дәвамында төрле фестивальләр, конкурслар уздырыла. Һәр елның апрелендә Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбендә үтә торган төбәкара чара – “Сәгыйров укулары”ның даны еракларга таралды. Карсун районы Нугай иле авылы урта мәктәбе мөгаллимәсе Рушания Байтирәкова Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия конкурсында призлы урын алу бәхетенә иреште, аны чын күңелдән котлыйбыз”,- диде министр урынбасары һәм ана телләрен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүче педагогларга бүләкләр тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Ульяновскиның 231 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Сания Салихова белән Чардаклы районы Үрән авылы урта мәктәбенең татар теле укытучысы Фәридә Сафиуллова да бар.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин үзенең чыгышын шатлыклы хәбәрдән башлады.

“Яңа уку елыннан 64 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты аерым предмет буларак өйрәнелә башлый. Әти-әниләр белән балаларның теләген исәпкә алып, газиз ана телебезне өйрәнү өчен тиешле шартлар тудыруы, халкыбыз язмышы өчен борчылуы өчен мәктәп директоры Лилия Фәһим кызы Мустафинага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез”,- диде ул.

Рамис Сафин өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинованың педагоглар белән эшләү осталыгын югары бәяләде һәм шәһәр мәгариф идарәсендә дә милли телләр буенча белгеч ставкасы булдыру кирәклеге турында белдерде.

Автономия рәисе Барыш районы Калда авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Хөснетдиновага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды. Ә Ульяновскиның 28 нче урта мәктәбе директоры Әзгать Фәизов Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактаулы остаз” дип исемләнгән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Пленар утырыштан соң педагоглар тәҗрибә уртаклаштылар һәм фикер алыштылар. Димитровград шәһәре Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Гүзәл Сәмигуллина “Күңелем җылысы” дигән темага ачык дәрес күрсәтте.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*