tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кытайда уңышлы гына “Татар киеме салоны” эшләп килә
Кытайда уңышлы гына “Татар киеме салоны” эшләп килә

Кытайда уңышлы гына “Татар киеме салоны” эшләп килә

Салонның хуҗабикәсе – милли бизәкле татар киемнәрен тегеп чит илдә халыкка танытучы, үз милләтенең горур кызы булган Пәрхинур Әнвәр кызы Хәсән. Бу эшне ул балачактан ук әнисеннән күреп кызыгып  килгән. Әнисе Сәрвәр кечкенәдән Пәрхинурны татар киемнәрен, түбәтәйләр, яулыклар, сөлгеләр тегәргә өйрәткән,  Шул хисләр белән тибрәнеп, . балачак хыялын тормышка ашыру өчен ничә еллар буе көч куеп, авыр юллар кичереп, 2004елның

Кытайдагы татар киемен тегу салонының вывескасы

Кытайдагы татар киемен тегу салонының вывескасы

январыннан башлап “Татар киеме салоны”н ача. Әлбәттә, документлар әзерләү, салонның кирәклеген дәлилләү җиңел генә булмый Салонда 5 хезмәткәр эшли,  6 профессиональ тегү машинкасы сатып алынды. Бу чит илдә яшәүче татарларыбызның дәүләт ягыннан билгеләнгән татар киемен ясау салонының бренды, билгесе.

Билгеле, бу кибеттән татар киемнәренә заказ бирүчеләр саны бик күп булмаса да, сабантуй бәйрәменә катнашучыларның 95% киеме бу салонда тегелгән. Хәзерге көндә бу салоннан Австралиядән, Алма-Атадан, Бишкек, Ташкенттан һәм берничә эчке Азия илләреннән дә заказ килә башлады.  Бу гөмүмән татар милләтенең куанычы.

Рәсемнәрдә әлеге салонда тегелгән татар киемнәрнең, сөлгеләрнең фотолары бирелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*