tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кыйтгалардан килә татар сүзе”
“Кыйтгалардан килә татар сүзе”

“Кыйтгалардан килә татар сүзе”

Бөтендөнья татар конгрессы чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең әдәби әсәрләрен туплап күмәк җыентык чыгарды. “Кыйтгалардан килә татар сүзе” дип исемләнгән әлеге китапта Австралия, Америка Кушма Штатлары, Белоруссия, Казакъстан, Латвия, Төркия, Үзбәкстан, Швеция, Эстония кебек илләрдә гомер итүче 22 авторның иҗат җимешләре урын алды.

Китап ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның кереш сүзе белән башланып китә.

“Һәр халыкның кабатланмас язмышы һәм тарихы бар. Татарның дөньяның төрле кыйтгаларына, чит илләргә таралу юллары да бик озын һәм аянычлы. Халкыбыз язмышында булган төрле тарихи вакыйгалардан соң, милләтнең асыллары, зыялылары, көчле рухлылары әнә шулай дөнья буйлап сибелә. Читтә нинди генә вәзгыятьтә яшәсәләр дә, аларның буыннан буынга милли үзаңны, татар рухын яшәтеп, телне саклап калуларына таң каласың. Әби-баба, әти-әни үрнәгендә тәрбия алган балалар бүген дә ана телләрен өйрәнеп, милли җанлы булып, динебезне, гореф-гадәтләребезне үтәп, җыр-моңнарыбызны көйләп, тарихи Ватаннарын өзелеп сагынып яшиләр.

Әлеге китап аларның җирсү хисләре белән сугарылган иҗат үрнәкләре белән таныштыра. Бүгенге көндә чит илләрдә яшәп, үзләренең талантлары белән әдәбият үсешенә өлеш керткән татар телендә иҗат итүче милләттәшләребезнең мондый уникаль әсәрләр җыентыгы беренче тапкыр тәкъдим ителә. Һичшиксез, китап укучысын табып, халкыбызның әдәби мирасын, мәдәни һәм рухи кыйммәтләрен баетуга уз өлешен кертер, – диелә әлеге кереш сүздә.

Китапны гамәлгә куючы һәм нәшер итүче Фәния Хуҗахмәт. Мөхәррире – Люция Гыйззәтуллина, төзүчеләре – Бөтендөнья татар конгрессының Якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева һәм әлеге комитетның баш референты Гөлназ Нигъмәтуллина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*