tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә “Кышкы уеннар” фестивале узды
Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә “Кышкы уеннар” фестивале узды

Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә “Кышкы уеннар” фестивале узды

Бу чараны безнең “актүбәтәебез”, чын дус, бар чараларда киңәшче, ярдәмчел Татар мәдәният үзәге артисты Рафек Вәлитов оештыра. Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә инде дүртенче ел рәттән үткәрелгән Халыклар Дуслыгы фестивале – “Кышкы уеннар” ны (“Зимние забавы”) татарлар гына түгел, бөтен шәһәр халкы көтеп ала. ТНВ каналы, Мәскәү өлкәсе телеканаллары чараны бик киң яктырта. Сез Мәскәү артистларының җыелышып, электричканың вагонын тутырып 4-5 гармун белән татарча җырлап-биеп Мәскәүдән Пушкинога барганын күрсәгез! Зәйнәб Сөләйманова, Алсу Фатхуллина, Нурҗиһан Симаева, Наиля Дусметова һ.б.  “ак калфакларыбыз”.

Мәскәү өлкәсенең шәһәрләрендә ел саен Сабантуйлар үткәрә безнең Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре, без барыбыз да “аккалфаклар” инде. “Кышкы уеннар” да шул кышкы Сабантуй: викториналар, уеннар, остаханәләр үткәрелә. Соңыннан кайнар чәй, коймак, бәлеш, өчпочмаклар, уңган егетләребез пешергән пылау белән бәйрәм табыны корыла, 400-500 кеше җыела.

Һәр елны Рафек үз туган ягы – Түбән Новгород өлкәсе Мәдәнә авылында 2 нчы гыйнвар көнне “Тау шуу бәйрәме” үткәрә. Сездә дә булгандыр ул чаналар- ледянка диләр, юан тимерне бөгеп ясыйлар. Мәдәнә авылында Рафек алдан тауны, машина керерлек юлларны әзерләтеп куя. Рәхәтләнеп шудырып, шулай ук кайнар аш, пылау белән сыйлыйлар. Бөтен авыл, район халкы җыела – 300дән ким булмый. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе татарлары шулай дөрләп яшибез!

Зәйнәб Сөләйманова

Мәскәү өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*