tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада балаларны калфак тегү серләре белән таныштырдылар
Уфада балаларны калфак тегү серләре белән таныштырдылар

Уфада балаларны калфак тегү серләре белән таныштырдылар

Уфа шәһәренең 115нче балалар бакчасында тәрбияче Сәлимә Гамир кызы Зиянгирова “Туган телләрне өйрәнү ” түгәрәгендә балаларны калфак тегү серләре белән таныштырды.

“Калфак ул татар хатын-кызының баш киеме дә, бизәнү әйбере дә булып тора”, – ди Сәлимә Гамир кызы.

Калфак тегү hәм чигү өчен кирәк булган материаллар, эш кораллары алдан әзерләнеп куелган иде. Кисеп-тегү тәрбияче ярдәме белән барды. Сораулар бер-бер артлы явып торды: “Кемнеке матур була? Курчакка да тегәбезме?”

Менә беренче калфак әзер. Эшләгән эшнең нәтиҗәсе бик матур. Бик килешә кызларга калфаклары.Сәлимә Гамир кызы киләсе буынны тәрбияләүгә күп көч сала. Ул “Ел тәрбиячесе”, “Мәгариф отличнигы”да, 2021 елда татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен Бөтендөнья татар конгрессы медаленә лаек булды.

Шундый тәрбиячеләр булганда-киләчәк буын көчле рухлы булып, туган телен, илен, милләтен яратып үсә.

Альбина Якупова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*