tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лангепас шәһәрендә милләттәшләребез гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә
Лангепас шәһәрендә милләттәшләребез гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә

Лангепас шәһәрендә милләттәшләребез гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә

Лангепас шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез, “Якташлар” иҗтимагый татар оешмасы рәисе урынбасары Низамова Роза мобилизациягә эләгүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү йөзеннән күптән түгел генә җирле халыкка мөрәҗәгать белән чыккан иде. Шушы атнада хәрбиләргә алар бик күп кирәк-ярак җыеп тапшырдылар. Шулай ук, арада акчалата да ярдәм итүчеләр булган. Әлеге эштә катнашкан һәркемгә, “Якташлар” оешмасы активларына, Фаил хәзрәткә, Роза ханым Низамова  чиксез зур рәхмәтен белдерде.

Югра төбәге татар, татар – башкорт оешмасы җитәкчеләренең барысына да чиксез зур рәхмәт белдерәсе килә. Гуманитар ярдәм күрсәтүне алар даими башкарып торалар. Аларның үрнәк һәм күркәм эшләренә кушылучылар саны тагы да артып торсын. Илләрдә тынычлык урнашсын, сугышлар туктасын.

Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*