tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскида «Татарстан — безнең йорт» этно-мәдәни фестиваль узды
Лениногорскида «Татарстан — безнең йорт» этно-мәдәни фестиваль узды

Лениногорскида «Татарстан — безнең йорт» этно-мәдәни фестиваль узды

Лениногорск Мәдәният сараенда «Татарстан — безнең йорт» республика этно-мәдәни фестиваль үткәрелде. Анда Лениногорск шәһәренең үзеннән, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт, Ютазы, Чирмешән, Азнакай, Актаныш һәм башка районнардан да килгәннәр иде.

Аларны шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова үз исеменнән дә, шулай ук Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов исеменнән дә сәламләп:

“Хөрмәтле кунаклар, сезне кунакчыл Лениногорск җирендә сәламлибез. Әлеге фестиваль 2 октябрьдә төрле районнарда зональ этабын башлап җибәрде. Җиңүчеләр 4 ноябрь көнне Казан шәһәрендә үткәрелгән Халыклар бердәмлеге көнендә үз районы, шәһәре данын яклаячак. Лениногорск шәһәрендә зональ этап тәмамланачак. Безнең өчен бу бик зур җаваплылык та, шул ук вакытта, зур хөрмәт тә. Һәрберегезгә уңышлар, җиңүләр телим«,-диде ул.

«Татарстан — безнең йорт» этно-мәдәни фестиваль инде 10 елга якын үткәрелә.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*