Хәзерге минутларда Казанның “Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк” технопаркында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы бара. Әлеге чарада Мурманск өлкәсе, Североморск шәһәре делегаты – шәхси эшмәкәр Лилия Тарзимина чыгыш ясады. Ул Мурманск өлкәсендә 13 ел торуын һәм гаиләдә татар мөхите саклап яшәүләрен ассызыклады.
-“Якташ” иҗтимагый оешмасы составында без татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйлар, төрле утырышлар һәм чаралар үткәрергә тырышабыз. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка аерым зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Безгә төрле яктан һәрвакыт булышып, ярдәм кулы сузасыз,- диеп белдерде ул.
Лилия Тарзимина “Ателье тортов” диеп исемләнгән кондитерлык цехы эше турында да сөйләде. Биредә берничә төрдәге тортлар, бәлешләр, чәкчәк һәм баллы продукция әзерләнә.