tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Элда татар газетасы чыгаручы Фәнил Мусин: «Журналистикага 40 яшемдә килдем»
Мари Элда татар газетасы чыгаручы Фәнил Мусин: «Журналистикага 40 яшемдә килдем»

Мари Элда татар газетасы чыгаручы Фәнил Мусин: «Журналистикага 40 яшемдә килдем»

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Мари Эл республикасының Бәрәңге районына килделәр. 

Татарстан журналистлары Бәрәңге районында “Безнең тормыш” район газетасы һәм “Якташлар” республика газетасы редакциясе белән таныштылар. Биредә журналистларны Фәнил Мусин каршы алды.

Фәнил Мусин 2016 елда – 40 яшендә – уйламаган җирдән журналистикага килгән. Башта журналист булып эшләгән, 2 елдан баш мөхәррир итеп билгеләнгән. Фәнил Мусин чит төбәкләргә баргач, андагы татарларның чыккан газеталарына кызыгып кайта һәм үзләренең төбәкләрендә дә татарларны берләштереп торган шәхси газета ачып җибәрергә була. “Якташлар” газетасы А4 форматында 16 битле булып чыга.

Фәнил Мусин журналистларга бүгенге басма матбугатка кагылган проблема турында сөйләде. Баш мөхәррир  татар телле кадрлар табу проблемасын  ассызыклап әйтте. Татарча яза белә торган яшь кеше табу авыр.

Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева Фәнил Мусинга җылы каршы алганы өчен рәхмәт әйтте һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*