tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре тәмамланды
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре тәмамланды

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре тәмамланды

Гала-концерт башланыр алдыннан чарада катнашучыларны Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников сәламләде. Ул Мәскәү мэры Сергей Собянинның теләкләрен җиткерде. “Татар халкының Сабантуй бәйрәме безнең мегаполистагы мәдәни тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде, – диелгән Сергей Собянинның мөрәҗәгатендә. – “Мәскәү – Татарстан күпере” яшьләр форумын үткәрү дә күркәм традициягә әйләнде. Мәдәният көннәре – безнең яхшы мөнәсәбәтләребезнең тагын бер дәлиле. Бу мөнәсәбәтләр киләчәктә тагын да үсәр һәм ныгыр дип өметләнәм”. Алексей Шапошников исә Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстан Дәүләт Советы һәм Мәскәү шәһәр Думасы арасында парламентара мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан парламенты башлыгы республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Мәскәү хөкүмәтенә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Әлеге чара Россия башкаласында инде 11не мәртәбә оештырыла. Анда Татарстанның иң танылган артистлары һәм иҗат коллективлары, театр әһелләре һәм музей хезмәткәрләре катнаша. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, мондый чаралар үткәрү татар халкының күпкырлы бай мәдәниятен күрсәтү генә түгел, зур ил халыклары арасында дуслыгын ныгытуга да ярдәм итә. “Безнең икътисадта, социаль өлкәдә, мәдәнияттә күп еллар элек барлыкка килгән элемтәләребез бар. Шуңа күрә мондый зур бәйрәм чарасы Мәскәүдә яшәүчеләргә дә, безгә дә кирәк”, – диде Дәүләт Советы Рәисе журналистларга.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*