tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа театры борынгы утарлар мәдәниятен күтәргән театраль фестивальгә нигез сала
Буа театры борынгы утарлар мәдәниятен күтәргән театраль фестивальгә нигез сала

Буа театры борынгы утарлар мәдәниятен күтәргән театраль фестивальгә нигез сала

Киләчәктә Буа регионында борынгы утарлар мәдәниятен күтәргән зур фестивальгә нигез салынырга мөмкин. Әлегә «Культурное пространство усадьбы: от двора до салона» федераль проекты кысаларында Буада зур театраль бәйрәм көтелә.

Проект уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясендә оештыручылар әлеге уникаль проект нәтиҗәсендә Буа регионының эчке туризм буенча уңышка ирешәсенә ышаныч белдерде.

Быел Буа дәүләт театрының «Буа талиясе» театраль лабораториясе дә «Культурное пространство усадьбы: от двора до салона» проекты кысаларында үтә. Театраль чаралар 23 -29 август көннәрендә булачак.

«Кама аръягында театрлар күп һәм биредә театраль тормыш гөрли. Ә Идел аръягында Буа театры гына бар. Апас, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы районнары театраль тормыш белән азрак колачланган. Регионның икътисади бөтенлеге белән беррәттән мәдәни бөтенлеге дә әһәмиятле», — диде проектның кураторы, театр белгече Нияз Игъламов.

«Бюджетка да экономия ясау өчен без ике чараны берләштердек. 23-24 августта театраль лаборатория эскизларын күрсәтәбез. Аннары әлеге федераль проект кысаларында Тәтештә һәм Апаста булабыз», — дип проект турында аңлатты Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.

«Культурное пространство усадьбы: от двора до салона» проектына Буа районында Ивашевка авылы да кергән. Биредә декабрист В.П.Ивашевларның утары булган. «Хәзер утар үзе юк, әмма паркы сакланган. Анда да булачакбыз», — диде Буа театрының сәнгать җитәкчесе.

Оештыручылар проектның нигезендә идея һәм дискуссияләр ятуына басым ясады. «Алга таба Буаның үзендә генә түгел, шушы регионда зур фестиваль тудыру турында сүз бара. Бу федераль дәрәҗәдә күтәрелгән зур вакыйга булырга тиеш», — диде Нияз Игъламов. «Культурное пространство усадьбы: от двора до салона» проекты кысаларында түгәрәк өстәл 28 августка планлаштырылган.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*