Әлмәт шәһәренең “Тәзкирә” мәчете хәләл кафесында “Киемем – күңел бизәгем” дип 
Җыенга фатыйханы дога белән Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсиб-имамнары бирде.
Халык алдында Россия мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә күп еллар укыткан Флера Ханнанова, Әлмәт шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчелеге, журналистлар, музей хезмәткәрләре, авыллардан килгән остазбикәләр һәм абыстайлар чыгыш ясады. Әлмәт районының Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Кичүчат авылы музее хезмәткәрләре татар милли киемнәренең махсус күргәзмәсен алып килгәннәр иде, халык бу борынгы киемнәрне таң калып карады. Шулай ук районның Түбән Абдул-Елховой авылы музее да бай күргәзмә белән килгән иде, мөслимәләр аларны да бик яратты.
Җыенда Тайсуган, Кәләй һәм башка авыллардан алып килгән кул эшләрен, милли ризыкларны да тәкъдим итү булды. Күз явын алырлык милли киемнәргә киенгән хатын-кызларыбыз мөнәҗәтләр дә башкардылар, шигырьләр дә укыдылар, дини вәгазьләр дә сөйләделәр.
Соңыннан мондый дини һәм мәдәни җыөннарны республикабызның башка шәһәр һәм авылларында да уздырырга кирәк, дигән карарга киленде, чөнки милләт һәм дин аерылгысыз, ә хатын-кыз аны тоташтырып торучы нәсел дәвамчысы.






