tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музей фондларыннан Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләренең чын нөсхәсен чыгардылар
Милли музей фондларыннан Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләренең чын нөсхәсен чыгардылар

Милли музей фондларыннан Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләренең чын нөсхәсен чыгардылар

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә Милли музей фондларыннан Җәлилнең «Моабит» төрмәсендә язган Моабит дәфтәрләре — шигырьләренең чын нөсхәсен чыгардылар. Быел бу хокук Габдулла Кариев исемендәге театр директоры, шагыйрә Луиза Янсуарга бирелде.

Татарстан Республикасы Милли музейның генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова сүзләренчә, хәзерге буын өчен Җәлил кулланган гарәп, латин графикасындагы язу көннән-көн ераклаша бара.

«Сез Җәлилнең латин хәрефләрендәге язуын — Моабит дәфтәрендә кечкенә генә кәгазь битләрендә күрә аласыз. Каһарманлыкның кыйммәте һәрвакыт 15 февраль көнендә хәтеребездә яңара. Көндәлек тормышта без Ватан сүзенең мәгънәсе турында сирәк уйланабыз. Җәлилчеләр кебек, без дә һәрчак бер-беребезгә терәк-таяныч була белсәк иде», — диде ул чыгышында.

Луиза Янсуар «Моабит дәфтәрләре»н тотканда дулкынланганын әйтте. «Кешенең Ватаны хакына куркыныч, кискен адымга бара алу көче кайдан килгәнен әле дә белә алмыйбыз. Куркыныч була калса тыныч шартларда гомер иткән кешеләр ул көчне ничек таба алыр? Кул селтәргә, балта күтәрергә дә авыр түгел. Ә тынычлыкны, иминлекне саклап калу — күп көч сорый», — диде Луиза Янсуар.

Шагыйрә кечкенә вакытында Муса Җәлилнең альбомын кызыксынып карап утырганын искә алды. «Альбомның урта өлешендә кызыл битләрдә җәлилчеләрнең рәсемнәре бар иде. Баштарак ул битләрнең ни өчен кызыл төстә булуын аңламый идем. Укытучылар, әти-әниләр бу каһарманнар безнең өчен башларын салган кешеләр дип аңлаткан иде», — ди ул.

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Абдгамова сүзләренчә, герой-шагыйрьнең иҗатын йөрәгеңә, җаныңа үткәреп кабул итәргә кирәк. «Муса Җәлилне искә алу хәтерне саклап калу һәм яшь буынга аның әдәби байлыгын тапшыруга бер этәргеч булып тора. „Моабит дәфтәрләрен“ укып чыккач, шагыйрьнең җиңүгә зур ышанычы булуын аңлый алабыз», — диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова Муса Җәлилнең халкыбызны күтәргән иң зур шәхесләребезнең берсе булуын билгеләп үтте. «Гомерен үзенең үлеме белән халкына бирде. Үлемсезлеге белән татар халкын бөтен дөньяга танытты. Кая гына барсак та, татар халкын Тукай, Җәлил аркылы беләләр», — диде шагыйрә.

Татар зыялылары, җәмәгатьчелек иң элек Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә чәчәкләр салды, соңыннан Муса Җәлил истәлегенә багышланган чара Татарстан Милли музеенда дәвам итте. Бүген Милли музейга керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*