tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ураза гаете уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразыевның  Ураза гаете уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ураза гаете уңаеннан котлавы

Хөрмәтле мөселманнар, кадерле милләттәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да чын күңелдән Ураза гаете белән тәбрик итәм. Ел әйләнәсендә зарыгып көткән изге Рамазан ае да тәмамланды. Шушы айда без уразалар тотып, кулыбыздан килгәнчә изгелекләр эшләдек, кояш баткач, якыннар белән мул табыннарда ифтар кылдык.
Рамазан аена кагылышлы бер хәдистә: “Әгәр кешеләр Рамазанның бөтен үзенчәлекләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуын теләрләр иде”, – диелгән. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын, уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны ел дәвамында күрергә насыйп итсен.

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*