tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан мөселман яшьләре белән очраша
Мөфти Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан мөселман яшьләре белән очраша

Мөфти Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан мөселман яшьләре белән очраша

3-4 сентябрьдә Болгарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан мөселман яшьләре активы белән очраша. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге шул уңайдан мөфтият проектларында, «MuslimVol» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларны ике көнлек сәфәргә чакыра.

Актив мөселман яшьләрен кызыклы программа – борынгы Болгар буйлап мавыктыргыч экскурсияләр, Ак мәчеттә намаз уку, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу һәм аралашу, бүләкләр көтә.

Палаткалар шәһәрчегендә бушлай оештырылган чарада 18 яшьтән һәм өлкәнрәк мөселман яшьләре катнаша. Казаннан Болгарга барып кайту өчен автобус, яшьләрне өч тапкыр ашату каралган.

Урыннар саны чикләнгән! Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк. Теркәлү өчен сылтама – @muslimmol социаль челтәре профиле башында.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*