tatruen
Баш бит / Слайдер / Ростов өлкәсенең татар эшмәкәрләре Татарстан белән элемтәләрне ныгыта
Ростов өлкәсенең татар эшмәкәрләре Татарстан белән элемтәләрне ныгыта

Ростов өлкәсенең татар эшмәкәрләре Татарстан белән элемтәләрне ныгыта

Казанга ике көнлек эш сәфәре белән Ростов өлкәсеннән татар эшмәкәрләре килде. Делегацияне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, “Якташлар” оешмасы җитәкчесе Марсель Бадгутдинов җитәкли. Бүген аларны Бөтендөнья татар конгрессында башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров кабул итте. Эшмәкәрләр белән очрашуда сүз ике төбәк арасындагы багланышларны арттыру, милләттәшләр белән .элемтәләрне ныгыту хакында барды.

Ростов өлкәсеннән килгән татар эшмәкәрләре ике көн дәвамында Казан, Яшел Үзән, Иннополис шәһәрләрендә булып, андагы эшчәнлек белән танышачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*