tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Россия Президенты Администрациясе җитәкчеләрен Нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды
Мөфти Россия Президенты Администрациясе җитәкчеләрен Нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды

Мөфти Россия Президенты Администрациясе җитәкчеләрен Нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды

Корбан гаете көнендә, Нәзарәттә мәртәбәле кунаклар – РФ Президенты Администрациясенең эчкә сәясәт идарәсе башлыгының урынбасары Анатолий Вылегжанин һәм РФ Президентының дини оешмалар белән багланышлар департаменты башлыгы Евгений Еремин булды. Татарстан башкаласына алар православ соборының иртәгә буласы ачылыш тантанасында катнашу өчен килгән, әмма гает көнендә мөфтият резиденциясен дә күреп китәргә булды. Кунакларны ТР Президенты аппараты җитәкчесенең урынбасары, эчке эшләр сәясәте департаменты җитәкчесе Александр Терентьев озата барды һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, КИУ һәм РИИ ректоры, Россия ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин каршылады.

Иң беренче чиратта мөфти Мәскәү кунакларына Галиев мәчете һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең тарихи комплексы буенча экскурсия уздырды һәм биредәге ремонт-төзекләндерү эшләренең барышын күрсәтте. Беррәттән ул Татарстанда ислам мәгарифенең әһәмиятле үсеш юнәлешләре, дин әһелләрен әзерләү тенденцияләре белән таныштырды. Рәфикъ хәзрәт исә аларга республикадагы мөселман уку йортларының казанышлары һәм проблемалары, Россия өммәтен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре, дини һәм дөньяви уку йортларының багланышлары турында тәфсилләп сөйләде.

Очрашу эшлекле аш рәвешендә дәвам итте. Камил хәзрәт мөфтиятнең күпкырлы эшчәнлеге, шул исәптә фәнни, мәгариф, нәшрият һ.б. эшләре хакында сөйләде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*