tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Монреаль татарлары интернациональ ифтар уздырган
Монреаль татарлары интернациональ ифтар уздырган

Монреаль татарлары интернациональ ифтар уздырган

Монреаль татарлары төрле милләт вәкилләрен җыеп, ифтар уздырган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Монреаль татарлары җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова хәбәр итте.

Ифтар кичәсенә ураза тотучы татарлар Дорвал Төрек мәчетенә җыелган.

“Әлеге авыз ачу мәҗлесе  чын мәгънәдә интернациональ ифтар булды. Төрле милләт вәкилләре: төрекләр, суриялеләр, алжирлар, французлар, көрдләр, Бангладеш вәкилләре h.б. милләтләр үзләренең милли ризыкларын пешереп алып килде. Бергә җыелды, бергәләшеп намаз укыды. Балаларның да  күңелләрен  күрдек, татлы бүләкләр тапшырдык”, – ди Монреаль татарлары активисты.

Аның сүзләренчә, Монреаль татарларында ифтар уздыру матур гадәткә әверелгән. Бу йоланың кайдан барлыкка килүе хакында Кытайдан күченгән татарлар мәҗлес вакытында сөйләгән.

“Заманында Монреальга күченеп татар гаиләләре әлеге мәчет урынының сатып алынуына, торгызылуына зур өлеш керткән. Рамазан аеның җомга, шимбә кичәләрендә татарлар гел ифтарларга җыела торган булган. Әлеге гадәтнең торгызылуына, татарларның быелгы ураза аенда җыелуларына Мәмәт хәзрәт тә (мәчетнең имамы) сөенүен белдерде. Мәмәт хәзрәт татар җәмгыяте өчен ашлар, исем кушулар h.б. дини эшләрне да алып бара. Яңа килүче гаиләләргә гел ярдәм күрсәтеп тора”, – диелә хәбәрдә.

Лилия Локманова,
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*