tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә республикада бердәнбер Хәләл үзәк төзелә
Мөслимдә республикада бердәнбер Хәләл үзәк төзелә

Мөслимдә республикада бердәнбер Хәләл үзәк төзелә

Мөслимдәге «Җәмигъ» мәчетенә якын гына урында «Мөслим хәләл» үзәге төзелә. Ике катлы мәһабәт үзәктә хәләл азык-төлек һәм мөселман киемнәре кибетләре урын алачак, хәләл кафе эшләячәк. Җыелышлар үткәрү, никахлашу, исем кушу тантаналары өчен конференц-зал, дин гыйлеме алу өчен класслар, кунакханә булачак. Бу турыда Мөслим районы имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов хәбәр итә.

Төзүчеләр фасад эшләрен төгәлләп килә. Аннары эчке эшләрне башларга уйлыйлар. Бүлмәләрне бүләсе, җылылык һәм канализация системасын, су һәм электр челтәрләрен эшлисе бар. Икенче катта аш бүлмәсе, кулинария урнашачак. Мәҗлесләр үткәрү өчен зур зал да шунда булачак.

«Мост» җәмгыяте эшчеләре хәләл үзәк территориясен төзекләндерүгә, юллар һәм парковка ясауга җәлеп ителгән.

«Мөслим мөселманнарын үзенә җыеп, туплап торучы үзәк булсын иде», — ди төзүче Айдар Салихов.

«Мөслим хәләл» үзәге — әлегә республикада бердәнбер. Әллә каян балкып торучы заманча бу бина мөселманнарны җыеп, туплап торучы үзәк булыр, иншаАллаһ”, – диде Расыйх хәзрәт.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*