tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари-Элда “Яшәү өчен бирелгән гомер” (“Жизнь ради жизни”) конкурс-акциясенә нәтиҗәләр ясалды
Мари-Элда “Яшәү өчен бирелгән гомер” (“Жизнь ради жизни”) конкурс-акциясенә нәтиҗәләр ясалды

Мари-Элда “Яшәү өчен бирелгән гомер” (“Жизнь ради жизни”) конкурс-акциясенә нәтиҗәләр ясалды

Бөек Ватан сугышында яулап алган Җиңүнең 75 еллыгы – илебез һәм республикабыз өчен үзенчәлекле дата. Сугыш кырында һәлак булган солдатларның истәлеге белән сугарылган еллар вакыйгалары көннән-көн ерагая бара. Без якыннарыбызның батырлыклары турында белергә тиеш. Фронтта сугышканнарныкын да, тылда хезмәт итүчеләрнекен дә. Алар турындагы истәлекләр безнең туганнарыбыз күңелендә, солдат хатларында һәм фоторәсемнәрдә сакланган.

2020 нче елның 28 апрелендә социаль челтәрләрдә Мари Эл Республикасы татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы, “Мари Эл Телерадио” тапшыруы белән берлектә, “Яшәү өчен бирелгән гомер” (“Жизнь ради жизни”) дигән конкурс – акция игълан итте.
Акция барышында татар төбәк тарихын өйрәнүчеләребез Бөек Ватан сугышында Кызыл Байрак орденына лаеклы булган, әмма ниндидер сәбәпләр белән бүләкләнә алмый калган республикадагы милләттәшләребезне ачыкладылар.

Аларның исемнәренә тукталып китик:

  1. Мөхәммәтханов Нурмөхәммәт чыгышы белән Татар Шуңкиреннән. Бу
    батыр командир турында мин тапшыруларыбызның берсендә сөйләгән идем. Аның бүләкләү кәгазендә Кызыл Байрак орденына лаек булганы әйтелә. Тулырак мәгълүматны “Общество татарских краеведов Республики Марий Эл” группасында интернетта таба аласыз.
  2. Яхин пүчинкәсеннән Таһир Һадиевка да бүләге – Кызыл Йолдыз ордены килеп җитмәгән. Аның батырлыгы турында алдагы тапшыруыбызда сөйләнде.
  3. Гвардия сержанты Галләмов Мәсхүт Фәрит улы 1922 нче елда туган. Кызыл Армия сафына Морки районы хәрби комиссариаты тарафыннан 1940 нчы елда алына. Взвод командиры булган.
  4. Ефрейтор Шаһиәхмәтов Кәрим 1918 нче елда туган. Яраланган солдатларны сугыш кырыннан алыпчыгучы санитар булган. Армиядә Первомайский районы хәрби комиссариаты повесткасы буенча 1941 нче елның маеннан бирле. 1941 нче елның 22 июненнән Кандалакша юнәлешендә сугышта катнаша.
  5. Кече сержант Мәүлет Ганиуллин корал командиры, 1915 нче елда туган. Комсомол әгъзасы. Горномарий районы хәрби комиссариаты чакыруы буенча Кызыл Армия сафына 1939 нчы елда алына.

Бу сугышчыларның туганнары булса, татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасына +79877139078 телефонына шалтырату сорала.

Алдагы көннәрдә Галләмов, Шаһиәхмәтов һәм Ганиуллинның батырлыклары турында мәгълүматны безнең группада интернетта табып булачак.

“Яшәү өчен бирелгән гомер” дигән конкурс – акция буенча радиотыңлаучыларга фронттагы вакыйгалар турында сөйләргә тәкъдим ясалды. Текстлар “Мари Эл Республикасы татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр” группасында социаль челтәрләргә урнаштырылды. Һәр якшәмбе көнне “Мари Эл радио” сының татарча тапшыруында Сания Газизҗанова тарафыннан 3-4 материал эфирга чыгарылды. Интернет челтәре һәм радиоэфирга барлык материалны Фирзия Сабирҗанова эшкәртте һәм тәрҗемә ясады. Рәйхәнә Гаязова техник ягын тәэмин итте, язмаларны компьютерда җыйды. Шул сәбәптән аларның язмалары конкурс кысаларында каралмады.

Иң яхшы язмалар, лайклар, СМС тавышлар һәм татар сәгатендә турыдан-туры шалтыратулар нигезендә сайланып алынды.

31 нче майда төгәлләнергә тиешле конкурс-акция радиотыңлаучылар соравы буенча 21 июньгә кадәр озынайтылды.

Материалларның күбесе беренче тапкыр безнең эфирга чыкты. Яңа фактлар тупланды. Бу күңелле күренеш. Ә кайбер язмалар, инде берничә тапкыр дөньяга чыккан килеш, безнең шартлардан читләшкән. Аудиоязмалар җибәрелмәү сәбәпле, ул вариант каралмады. Алда әйтелгәннәрне истә тотып, җиңүләрне әйтеп узам.

  • I урын Эльвира Мөдәрис кызы Нурыева, Зәйнаб Каюм кызы Иманкулова
    һәм Раилә Мәгыс кызы Әхмәтгалиевага бирелде.
  • II урын Гөлзада Басыр кызы Газизуллина, Тәнзилә Абдуллаҗан кызы Макарова, Диния Зәйни кызы Гыймранова, Альбина Фәдбир кызы Әхәтова, Рәмлә Габделфәт кызы Сөләймановага бирелде.
  • III урын Регина Вилнур кызы Әхмәтханова, Фирида Нурмөхәммәт кызы Фазылҗанова, Алия Фәдбир кызы Сәләхова, Руфина Хатыйф кызы Сөләйманова, Мәсхүдә Әхәт кызы Мөхәмммәтова һәм Гөлфия Әхәт кызы Хурамшинага бирелде.

Без сезне КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Оештырүчылар барлык катнашучыларга, тавыш бирүчеләргә һәм Интернет челтәрендәге материал белән башка танышучыларга зур рәхмәт белдерә. Барыгызга да нык сәләмәтлек, бәхет телибез. Киләчәктә дә хезмәттәшлеккә ышанып калабыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*