tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтекамск шәһәрендә “Орчык бәйрәме” узды
Нефтекамск шәһәрендә “Орчык бәйрәме” узды

Нефтекамск шәһәрендә “Орчык бәйрәме” узды

Нефтекамск шәһәрендә шәһәрдә барган Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы чикләрендә, татар милли мәдәни үзәге активистлары, аккалфакчылар 36-нчы санлы балалар бакчасында “Орчык бәйрәме” үткәрде. Балалар борынгы йолалар турында белемнәрен ныгытты, оекбаш-биялиләрнең кайдан барлыкка килүенә төшенде, үзләре дә йон эшкәртү процессында катнашты: йомгак чорнады, йон язды, хәтта каба белән эрләп караучылар да табылды. Шулай ук малайлар һәм кызлар нәнәйләрнең бу эшләрне ничек җитеш, тиз эшләүләрен күзәтте, кул эшләре турында табышмаклар чиште, бергәләшеп биеде һәм җырлашты. Кунаклар биредә искиткеч сәләтле, киң күңелле, олы йөрәкле тәрбиячеләр белән танышты. Чара нәниләргә дә, нәнәйләргә дә бик ошады.

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*