tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ни өчен аны “Ярты район главасы” дип йөртәләр?
Ни өчен аны “Ярты район главасы” дип йөртәләр?

Ни өчен аны “Ярты район главасы” дип йөртәләр?

21 апрель көнне җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу Россия президенты Владимир Путинның Указы белән 2012 елда гына гамәлгә кертелгән яшь бәйрәм.

Авылларда җирле үзидарә органнары – авыл администрациясе һәм көндәлек тормышта без еш кына төрле үтенеч белән аларга мөрәҗәгать итәбез. Нижгар өлкәсенең татарлар компакт яшәгән Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь районнары составында 32 татар авылы, шулай ук Сечен һәм Кнәген районнарында берәр татар авылы бар, димәк, алар саны нибары 34. Шуларның 18ендә авыл администрацияләре бар һәм аларда главалар булып тәҗрибәле җитәкчеләр эшли, күбесе бу вазифаны берничә срок инде башкара. Кайбер администрацияләр берничә авылны берләштерә һәм бәйрәм уңаеннан иң күп авылларны үз эченә алган Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Мөтеравыл (Андреевка) администрациясе башлыгы Хәсән БӘДРЕТДИНОВ белән әңгәмә кордык.

Башта кыскача гына Сергач районының 19 авылына баш булган Хәсән Бәдретдинов белән таныштырып үтик. Тормышын туган авылы белән бәйләргә карар кылган егет мәктәптән соң Казанда авыл хуҗалыгы техникумында зоотехник һөнәрен үзләштерә, соңрак читтән торып Горький авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Элек даны киң таралган туган авылы “Алга” колхозында Озак еллар зоотехник булып эшли, аннары тәҗрибәле белгечне күрше Анды авылы колхозына рәис итеп билгелиләр, соңрак кабат үз авылында колхоз рәисе урынбасары булып хезмәт итә, ә бүген 18 ел инде авыл администрациясе башлыгы булып тора ул. Хатыны белән 43 ел дус-тату гомер итәләр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары бар.

– Хәсән Садетдинович, Сезне шаярып, “глава половины района” дип йөртәләр, Мөтеравыл администрациясе составына ничә авыл керә соң?

– Вагы-төяге белән 19 авыл, шуның 12сендә кешеләр яши, калган 7нең күбесе дача, халык анда җәйләрен генә килә. Әмма аларны да карап торырга кирәк, хәтта кышын да, чөнки чыгышлары белән ул авыллардан булган мәетләрне зиратларына китереп җирлиләр.

– Ә Сезнең карамакка кергән авылларда даими яшәүчеләр саны күпме?

– Кызганычка каршы, бу сан елдан-ел кими бара. Мәсәлән, 2010 елда өч администрацияне берләштергәндә 1748 кеше исәпләнә иде, хәзер бу сан 1300гә генә калды. Әле бит аның да байтагы биредә язылган гына, ә яши шәһәрләрдә. Ел саен аз дигәндә 50 кеше вафат була, ә туучылар саны бөтенләй диярлек юк, яшьләр китә бара.

– Авылларның тормышына, көнкүрешенә дә тукталып үтсәгез иде.

– Тулаем алганда, бүгенге авыл тормышы канәгатьләндерерди дип уйлыйм. Мин эшләгән дәвердә 6 авылга газ кертелде, шул исәптән Мөтеравылга да. Якын киләчәктә тагы өч авылга зәңгәр ягулык кертәргә планлаштырабыз, бу эшне Лещеевкадан башларбыз дип уйлыйм, чөнки ул газ магистраленә иң якын урнашкан.

Газлы авыллардан көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны алу оештырылган. Администрация территориясендә колхозлар юк, өч рус авылында дистәгә якын фермер гына бар. Җирләрне ике зур оешма – “Земля нижегородская” агрохолдингы һәм Сергач шикәр заводы эшкәртә. Без аларның икесе белән дә тыгыз хезмәттәшлектә торабыз, бигрәк тә “Земля нижегородская» зур ярдәм күрсәтә. Мәдәният йортларын ремонтлау, балалар мәйданчыклары булдыру, һәйкәлләрне яңарту дисеңме – барысы да шул оешма катнашында эшләнде. Кышын юлларны кардан чистарту өчен ягулыгы, тракторчысы белән трактор бирәләр, яз башында халыкның җирләрен дә аларның тракторы сукалый.

Шулай ук төрле программаларда актив катнашабыз, “Җирле инициативаларга ярдәм” өлкә программасы кысаларында байтак эшләр эшләнә килә – юллар сипләнә, һәйкәлләр яңартыла. Берничә метрлык солдат сыны бастырылган һәйкәлне бит карап, тәртиптә тотуы авыр, шуңа да мәрмәрдән җыйнакларны гына эшләтә киләбез, ике авыл гына калды инде, барлыгы 11 һәйкәл булыр. Аларны тәртиптә тоту күпкә җиңел, бер чиләк су белән юдың, ялтырап торалар.

Безнең Лещеевкадан ике Советлар Союзы герое чыккан, берсе сугыш вакытында һәлак булган, берсе сугыштан соң, менә шуларның һәйкәлен яңартырга исәп. Быел шул проектны биргән идек, әмма узмаган, аннары халык яза башлагач, өлкәдән 300 мең бирделәр, әлегә сметалар эшләтәбез, калган 170 меңен дә биргәч, һәйкәлне бастырырбыз дип уйлыйм.

– Эшегездә нинди проблемалар булгалый һәм аларны чишү юлларын табасызмы?

– Проблема юк түгел инде, үзеңнең кечкенә генә хуҗалыгыңда да алар була тора, әмма тырышкач чишү юлы да табыла. Кагыйдә буларак, яз башы килү белән коры үләнне яндыру сәбәпле янгын чыгу куркынычы туа. Исегездәдер, үткән елда Мөтеравылда биш йорт янган иде. Моны булдырмас өчен шул ук “Земля нижегородская» ярдәме белән авыл тирәләрен сукалатып чыктык. Өч авылда янгын деполары бар, исәптә биш янгын сүндерү машинасы, әмма өчесе генә ходта. Әлбәттә, халыкта да үзаң булырга тиеш, кирәк-кирәкмәгәнгә үләнгә ут төртергә ярамый.

Хәзер менә коронавирус дигәне килеп чыкты, шәһәрлеләр байтак кайтты, шуңа да халыкны сакланырга, үзизоляцияне үтәргә өндибез, бездә бит халыкның 80 проценты диярлек пенсионерлар, олы яшьтәгеләр һәм алар риск төркеменә керә.

Тулаем алганда, бүгенгесе Аллага шөкер, эшлибез, яшибез, авырлыкларны җиңә киләбез, район җитәкчелеге ягыннан һәрчак ярдәм бар, алда да шулай булырына ышанабыз. Иң мөһиме – дөньялар тыныч булсын.

Форсаттан файдаланып, барча коллегаларыбызны профессиональ бәйрәмебез белән котлыйм, шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан да иң җылы котлау-теләкләремне җиткерәсем килә. Исән-имин булыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк, шул очракта гына без көчле.

– Хәсән Садетдинович, әңгәмәгез өчен рәхмәт, Сезне дә бәйрәм белән котлыйбыз, халык мәнфәгатен кайгыртып, тагы да озак еллар эшләргә язсын.  

Наилә Җиһаншина

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*