tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ничек матур парлап йөргәндә
Ничек матур парлап йөргәндә

Ничек матур парлап йөргәндә

Улья өлкәсенең Татар мәдәният үзәгендә быел инде сигезенче тапкыр үткәрелгән “Үрнәк татар гаиләсе” конкурсына йомгак ясалды. 30-55 ел бергә иңне-иңгә куеп, дус-тату гомер кичергән, тәртипле, милләт җанлы балалар тәрбияләп үстергән дүрт татар гаиләсе җиңүче итеп танылды.

“Өмет” газетасы редакциясе татар гаиләләрен барлау, бәхетле парларның тормыш тәҗрибәсен бүтәннәргә үрнәк итеп күрсәтү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Быел “Өмет”ебезне укучыларны туй юбилейларын билгеләп үткән иллегә якын татар-мөселман гаиләсе белән таныштырдык. Ә милли эшләрдә актив катнашучы, татар дөньясы белән кызыксынып торучы, бала-оныкларына ана телен өйрәтүче дүрт гаилә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең “Үрнәк татар гаиләсе” мактау китабына кертелде.

“Үрнәк татар гаиләсе” конкурсының “Йөрәк сере” номинациясендә җиңүче итеп табылган Надир белән Венера Сатдиновлар менә 30 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Сатдиновлар ун балага гомер бүләк иткәннәр. Хәзер инде аларның балдан татлы алты оныклары – нәсел дәвамчылары бар. Россия Президенты Владимир Путин Венера Гаптерәүф кызына Герой-ана дигән мактаулы вә дәрәҗәле исем бирү турында указга кул куйды. Сатдиновларның балаларын милли рухта тәрбияләүләре соклану тудыра. Аларның саф татар телендә сөйләшүче уллары һәм кызлары – милләтебезнең өметле киләчәге.

Ульяновскида яшәүче Равил белән Фәридә Шналарның гаилә корып бергә яши башлауларына быел 55 ел булган. Алар өлкә конкурсының “Картаямыни соң йөрәк” номинациясендә җиңү бәхетенә ирештеләр. Бу парның мәхәббәт тарихы Чынлы районы Кәшә авылында башланып китә. Чит-ят авылга эшкә килгән яшь белгечнең чибәр кызга бер күрүдә күзе төшә.

“Кәшә авылының абруйлы кешесе – Җамалетдин аганың уңган, сөйкемле кызының күңелен яулавы җиңел булмады. Ярый әле тәвәккәллек күрсәттем, тиз арада кызны үземә караттым”,- дип яшьлек хатирәләре белән уртаклашты гаилә башлыгы Равил Әкрәм улы.

Шналар матур тормыш юлы узып, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Җиде оныклары һәм ике оныкчыклары да бар инде. Равил абый белән Фәридә апа ата-аналары нигезен онытмыйлар, авылга еш кайтып йөриләр, туганнары белән аралашып, ярдәмләшеп яшиләр.

“Фәридә апа – әниебез урынына калган кадерле туганыбыз. Ул безне бер йодрыкка туплап, һәрберебезгә киңәшләрен биреп яши. Җизни белән барыбызны да елмаеп, кочак җәеп каршы алалар, рәхмәт үзләренә”,- дип теләкләрен җиткерде сеңелләре Франгизә.

Фәридә апаның яшьлектә Равил абыйны үзенә караткан тагын бер шөгыле бар икән, ләбаса. Ул әле бүген дә биеп җибәрсә, идәннән “ут чәчри”, аңа каршы басарга тиңнәр юк.

Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында гомер кичерүче, быел Алтын туйларын билгеләп үткән Илдус белән Алсу Хамзиннар гаиләсе татар дөньясына күптәннән таныш.

Илдус Әбдрәшит улы барыбыз да хөрмәт иткән олуг шәхес – Азат Курчаковның олы апасының улы, абыйсының эшен дәвам итүче. Ул утыз ел дәвамында туган авылының “Гигант” колхозына җитәкчелек итте. Гадел, намуслы, тырыш җитәкче булуы өчен авылдашлары бүген дә аңа рәхмәтле. 2011 елда Илдус Хамзинга Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Күктә никах укылгач, җирдә укылмый калмас, диләр. Язмыш кушуы буенча, Иделнең икенче ярында урнашкан Папау авылы сылуы Алсу Әмирҗан кызы Хамзиннар гаиләсенә килен булып төшә. Аларны авыл хуҗалыгы институты кавыштыра.

“Ишле гаиләгә – каената-каенаналы йортка килен булып килдем. Каенанам белән илле елга якын аңлашып, сүзгә килмичә, бер-беребезнең күңелен калдырмыйча яшәдек. Иремнең туганнары да үз апалары кебек якын күрәләр. Дус-тату яшәүнең иң зур сере – ул сабырлык”,- ди Алсу Хамзина.

Хамзиннар өч бала тәрбияләп үстергән, аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына озатканнар. Үз эшен ышанычлы кулларга тапшырып калдыру – җир кешесе өчен иң зур сөенеч. Илдус абый бу яктан бәхетле – уллары тормыш сукмагын туган авыллары кырлары белән бәйләгән.

“Киләчәктә атлар үрчетергә җыенабыз. Атсыз татар канатсыз кош сыман ул”,- ди уллары Илназ.

Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында туып, бер чишмә суларын эчеп үскән, бергә кичке уеннарда җырлап-биеп йөргән Сәет абый белән Сания апа Фасхутдиновлар моннан илле ел элек гаилә корып җибәрә. Туган нигезләрен ташламыйча, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер өч оныклары, бер оныкчыклары үсеп килә. Туганнары белән авылдашлары әлеге гаиләне ачык йөзле, киң күңелле, эшчән һәм кунакчыл булуы өчен хөрмәт итәләр. Уллары Рафаэль белән киленнәре Лилиянең әти-әниләрен күз яшьләре аша, чын ихластан котлауларын күргәч, Фасхутдиновлар гаиләсенең бәхетле һәм үрнәк булуына тагын бер кат инандык.

Юбиляр гаиләләрне өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының Ульяновск бүлекчәсе рәисе Гөлфирә Алиякберова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, “Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова, Чынлы районы татар автономиясе җитәкчесе Тәлгать Идиятуллов тәбрикләделәр һәм уңышлар теләделәр.

Мәдәният үзәгенең “Урама” фольклор ансамбле солистлары үрнәк гаиләләргә моңлы җырларын бүләк итте.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*