Быелның 7 маенда бөек якташыбыз, татар халкының, чын мәгънәсендә, халык артисты, 1941-1945 еллардагы дәһшәтле сугыш чорында халкыбызның рухын ныгытып, җырлары белән Бөек Җиңүгә какшамас ышаныч уятып йөргән Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тула. Шуны истә тотып, агымдагы елны Түбән Новгород өлкәсендә Рәшит Ваһапов елы дип игълан итик! Ел буе өлкәдә, милләттәшләребез яшәгән округларда, авылларда төрле чаралар үткәрик: концертлар, конкурслар, искә алу кичәләре, музыкаль сабантуйлар һ.б.
Әлбәттә, без шушы идея белән, беренче чиратта, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фаттаховка чыктык һәм ул безнең бу тәкъдимне рәхмәт әйтеп хуплады.
Хәзер менә шул хакта газета укучыларыбыз, милли оешмаларыбыз җитәкчеләре, аеруча да өлкә татар автономиясе белән Нижгар татар конгрессы рәисләре фикерен ишетәсе иде, чөнки бу идеяне тормышка ашыруда алар әйдәп баручылардан булыр, дип өметләнәбез.
«Туган як» газетасы, үз чиратында, бүгеннән Рәшит Ваһапов турында язмалар, истәлекләр бастырырга әзер. Укучыларыбыз арасында мәшһүр шәхесне белгән-күр- гән кешеләр дә бардыр. Ә кемнәрдер аны әти-әниләре, әби-бабалары сөйләве буенча беләдер. Безнең өчен һәр язма, һәр фикер кадерле!
Мәсәлән, агымдагы елның 15 июленә билгеләнгән Сергач округының Кочко-Пожар сабан туен Рәшит Ваһаповның юбилеена багышлау турында Сергач округы депутатлары советы депутаты Ирфан Шаипов округның җирле үзидарә башлыгы Олег Радаев белән күрешеп фикер алышты инде һәм хуплау да тапты.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
“Туган як” газетасы