tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Норлат балалар йортында очрашу узды
Норлат балалар йортында очрашу узды

Норлат балалар йортында очрашу узды

    Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның үз туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау,үстерү елы ахырына якынлаша. Бу елда шул нисбәттән күркәм эшләре белән игьтибарны җәлеп иткән  Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты, Татарстанның «Булгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, академик, хаҗи, автор –башкаручы Фәрид Фәиз улы Мифтахов  эшчәнлегенә тукталасым килә.
       Төп эш урыны Казан шәһәрендә булса да, ул башкалада узган чараларда катнашырга, көн буена авылдашлары, туганнары, иҗатташ дуслары  янында булырга вакыт таба, көчле ир-атка хас булганча, әти-әни назыннан мәхрүм булган балаларга ярдәм кулы сузып яши.
      Фәрид әфәнде Яшел Үзән районының Норлаттагы балалар йорты белән 2004 нче елдан бирле дуслык элемтәсендә тора.Һәр елны балаларны яклау көнендә һәм Яңа ел алдыннан балалар йортында тәрбияләнүчеләр олы йөрәкле Фәрид абыйларының зур ярдәмен тоеп шатлана…
Биредә тәрбияләнүче яшүсмер малайларның иң зур хыялын тормышка ашыруда –  столяр остаханәсе ачуда, интернат балаларына кирәкле  тимераяклар, спорт кирәк-яраклары, ашханә өчен кирәкле савыт-саба булдыруда да Фәрид Фәизовичның зур ярдәме тия. Балаларны тәм-том белән сөендерүдән, алар өчен дус артистлары белән күңелле тамашалар оештырудан дә үзенә күңел рәхәтлеге алган шәхескә аптырап караучылар бар.
       Фәрид Мифтахов ятим балалар йортларында еш була. Аларны азга гына булса да ятимлек ачысыннан оныттырып тору өчен һәрвакыт ярдәм кулы сузарга ашыга. Балалар өчен оештырылган хәйрия чараларына ул эчкерсез, киләчәкне кайгыртып яшәүче олы йөрәкле ватандашларын да үзе белән ияртә.
      Быел ТР прокуроры урынбасары Юлия Викторовна Наумова, Яшел Үзән шәһәре прокуроры Сергей Борисович Егоров, Яшел Үзән шәһәре прокуроры ярдәмчесе Лиана Ирековна Низамова, ТР прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы  Җәүдәт Хәмзинович Ибраһимов, ТР прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Әхәтҗан Шөхратович Ишматов, Бөтнедөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәмзия Дәүләтевна Галләметдинова белән Норлат балалар йортына бергәләп килделәр.
         Ю.В.Наумова балаларны яңа ел тәм-томнары һәм Кыш бабай резиденциясенә сәяхәт белән сөендерсә, Фәрид Фәизович “Татарлар” газетасына еллык подпискага яздырып, лотореяда откан мультиварканы, ачык һавада балаларны тәмле шашлык әзерләп сыйлау өчен мангал бүләк итте һәм конгресс исеменнән “150 күренекле татар”китабын тапшырды.
         Мин Фәрид Фәизовичның хәйрияче булып китү сәбәпләре белән кызыксынганым бар.Аның җавабы беркемне дә битараф калдырырлык түгел:
      -Инвалидлар, ятимнәр белән даими аралашып, күзләрендәге яшәү чаткысын, ихтыяр көчен күрү, аларны шатландыру, яшәргә өмет уята алу, аларның да безнең шикелле үк гадәти кеше икәнлекләрен исбатларга тырышу, аларның дусты була алу – бу бәхет түгелмени?! Мин менә шулай яшим. Минем бу халәтемне ошатып бетермәүчеләр дә бар, әмма мин үз кыйбламнан тайпылмыйм. Кыерсытылганнарга, мохтаҗларга булышу-әнием күңелгә сеңдергән тәрбиянең бер өлеше!
        Киләчәк буын язмышын һәрдаим кайгыртып яшәүче шундый шәхесләре булу белән зур ул, горур ул халкым!
                                                            Гөлнур Айзат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*