tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новокузнецк шәһәренең “Чулпан” мәчетендә Гашура бәйрәме узды
Новокузнецк шәһәренең “Чулпан” мәчетендә Гашура бәйрәме узды

Новокузнецк шәһәренең “Чулпан” мәчетендә Гашура бәйрәме узды

Гашура көне мөкатдәс мөхәррәм аеның олы бер көне. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яралткан, Нух галәйһиссәламнең көймәсе тауга килеп җиткән. Болардан башка да бу көнне бик күп изге гамәлләр кылынуы турында риваятьләр сөйләнә.

Новокузнецк шәһәренең дин әһелләре дә шушы олуг бәйрәмне уздырмый калмады. Шәһәрнең “Чулпан” мәчетендә дин кардәшләребез бергә җыелып, Гашура көнен билгеләп үтте.

Бәйрәмне оештыруда “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы зур ярдәм күрсәтте. Гөлсинә Абдуллина Гашура көненең мөселманнар өчен әһәмияте турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*