tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының пленар утырышы узды
Омск шәһәрендә Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының пленар утырышы узды

Омск шәһәрендә Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының пленар утырышы узды

4-10 сентябрьдә Омск һәм Свердловск өлкәләрендә VI Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы уза.

Бүген Омск шәһәрендә форумның пленар утырышы узды. Татарстан Республикасының туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмасы Советы рәисе, тарихчы-археолог Альберт Борһанов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләү хатын җиткерде һәм тикшеренүчеләргә форум кысаларындагы эшчәнлектә уңышлар теләде.

Пленар утырышта 5 сентябрьдә узган секцияләр эше турында фикер алыштылар. Алар Себер, Урал, Идел буе тарихы һәм мәдәнияте проблемаларына, тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен өйрәнү һәм саклау, шулай ук шәҗәрә төзү мәсьәләләренә, якташларыбызның – татар нәселенең күренекле вәкилләренең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүгә, Евразиядә татар авылларының тарихын өйрәнүнең  хәзерге хәле һәм үсеш перспективаларына һәм башка темаларга багышланган иде

Пленар утырыш кысаларында делегация вәкилләре докладлар белән чыгыш ясадылар, шулай ук биредә  һәм йомгаклау документлары кабул ителде,  туган якны өйрәнү хәрәкәте активистларын бүләкләү тантанасы узды.

Иртәгә, 7 сентябрьдә, форумда катнашучылар Каракүл авылына барачаклар. Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында тантаналы чаралар узачак. Янгыннан зыян күргән татар авылында торгызу эшләре тәмамланды, монда парк салу һәм агачлар утырту планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*