tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургның “Яңа вакыт” газетасын юбилей белән тәбрик итәбез
Оренбургның “Яңа вакыт” газетасын юбилей белән тәбрик итәбез

Оренбургның “Яңа вакыт” газетасын юбилей белән тәбрик итәбез

Хөрмәтле Фәннур Шәрифулла улы,
кадерле “Яңа вакыт” газетасы хезмәткәрләре!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән газетагызның 30 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Оренбург өлкәсендә  яшәгән милләттәшләребез өчен әлеге басма яшәешнең аерылгысыз бер өлеше. Газетаның тарихы еракларга барып тоташа, ул чын мәгънәсендә данлыклы меценатлар Рәмиевлар нәшер иткән “Вакыт” басмасының рухи дәвамчысы булып тора дисәк тә ялгыш булмас.

30 ел күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Сез кылган игелекле гамәлләр милләтебезнең якты киләчәге өчен эшләнә. Оренбург өлкәсендә халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга, Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Кадерле “Яңа вакыт” газетасы коллективы! Сезнең барыгызга да саулык- сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез. Юбилеегыз котлы булсын!

Ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты җитәкчесе  Д.Ф. Шакиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*