tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә беренче тапкыр «Пәрәмәч бәйрәме» оештырдылар
Пенза өлкәсендә беренче тапкыр «Пәрәмәч бәйрәме» оештырдылар

Пенза өлкәсендә беренче тапкыр «Пәрәмәч бәйрәме» оештырдылар

Пенза өлкәсенең Кочалейка авылында беренче тапкыр «Пәрәмәч бәйрәме» булды. Бәйрәмдә пәрәмәч турында риваять белән бәйле театраль тамаша, җыр-биюләр куелды.

«Риваять буенча, пәрәмәч борын-борын заманда ук, ислам динен кабул иткәнгә кадәр булган. Пәрәмәч кояшны хәтерләтә. Нурлар сибүче кояш формасындагы пәрәмәч Нәүрүз бәйрәменә махсус әзерләнгән. Динне кабул иткәннән соң, әби-бабаларыбыз мәҗүси бәйрәмне бәйрәм итмәгән, ә ризык шул вакыттан бирле әзерләнгән», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә авылның мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Канеева.

Аның әйтүенчә, Пенза өлкәсендә өйләнешкән яшь мөселман парларына пәрәмәч авыз иттерәләр.

Авыл балалары театраль тамаша күрсәтте, татар җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр. Соңыннан алар пәрәмәч ясау буенча мастер-класс күрсәтте.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*