tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс Мингалеевка – дәүләт бүләге
Марс Мингалеевка – дәүләт бүләге

Марс Мингалеевка – дәүләт бүләге

Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских Заволжье районының махсус янгын-коткару часте начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Марс Мингалеевка II нче дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының медален тапшырды.

Танылган милләттәшебез Марс Ренат улы Мингалеев Ульяновск шәһәренең Заволжье районы янгын сүндерү частенә җитәкчелек итә. Аның өлкәбез территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә югары профессиональлек сыйфатлары күрсәтүе, яраткан һөнәренә тугрылык саклавы һәм янгыннар вакытында кешеләрне коткаруы дәүләтебез җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

Фидакарь хезмәте белән хөрмәт һәм абруй казанган милләттәшебезне Идел буе федераль округының янгын-коткару спорты буенча төбәкара ярышларын ачу тантанасында бүләкләделәр. Анда Ульяновск өлкәсе командасы да катнаша. Марс Ренат улын дәүләт бүләге алуы уңаеннан кайнар котлыйбыз, ди Заволжье район администрациясе башлыгы Владислав Игонин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*