tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә “Татар малае”, “Татар кызчыгы” бәйгесе дүрт авылны берләштерде
Пенза өлкәсендә “Татар малае”, “Татар кызчыгы” бәйгесе дүрт авылны берләштерде

Пенза өлкәсендә “Татар малае”, “Татар кызчыгы” бәйгесе дүрт авылны берләштерде

Пенза региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган “Татар малае”, “Татар кызчыгы” бәйгесе дүрт авылны берләштереп, Пачелма районында башланды. Аннан Индерка авылында дәвам итте. 20нче мартта Кузнецк районы Б. Труев авылына чират җитте.

Катнашучыларга төрле сынаулар үтәргә туры килде: башта алар үзләре белән таныштырдылар, аннан халкыбызның матур йолаларын сәхнәләштерделәр. Җыр, бию сәләтләрен дә күрсәттеләр. Тирән тамырларны барлап төзегән шәҗәрәләре белән дә сокландырдылар.

Чакырылган кунаклар арасында Бакир Усманович Акжигитов, Юлия Касимовна Лапшина, Ольга Васильевна Голованцева бар иде.

Районара сайлап алу туры 26 мартта Усть-Уза авылында төгәлләнәчәк.

Пенза региональ “Ак калфак” ижтимагый оешмасының җитәкчесе
Эльмира Васильева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*