tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Язгы тамчы” инструменталь фестиваль-конкурсы игълан ителде
“Язгы тамчы” инструменталь фестиваль-конкурсы игълан ителде

“Язгы тамчы” инструменталь фестиваль-конкурсы игълан ителде

Удмуртия Республикасында балаларның, яшьләрнең игътибарын музыка сәнгатенә җәлеп итү, тәҗрибә уртаклашу, иҗади элемтәләрне ныгыту, талантлы яшь башкаручыларга ярдәм итү, татар мәдәниятен саклау нисбәтеннән «Язгы тамчы» татар һәм башкорт инструменталь көйләрен башкаручыларның 25 нче төбәкара фестиваль-конкурсы башланды. Чараны  Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге,  Халыклар дуслыгы йорты, “Яңарыш “газетасы редакциясе оештыра.

Татар Иҗтимагый үзәге тарафыннан 25 нче тапкыр үткәрелә торган традицион музыкаль бәйгедә дистәләгән талантлы балалар, яшүсмерләр, яшьләр, балалар сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашачак. Фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Пермь крае, Удмуртия Республикасының төрле районнарында яшәүче музыкантлар катнашыр дип көтелә. Бәйгедә татар халык көйләрен, җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен башкаручы ансамбльләр дә катнашачак. Төбәкара бәйгенең тагын бер үзенчәлеге: төрле милләт вәкилләре дә катнаша ала.

Фестиваль-конкурс биш төркем категориясе буенча үткәрелә:

– кечкенәләр төркеме: 6-9 тулы яшь (программаның гомуми яңгыравы 4 минуттан артык түгел);

– урта төркем: 10-13 тулы яшь (программаның гомуми яңгыравы 5 минуттан артык түгел);

– яшүсмерләр:14-17 яшь (программаның гомуми яңгыравы 6 минуттан артык түгел);

– яшьләр:18-25 яшь (программаның гомуми яңгыравы 8 минуттан артык түгел)

“Язгы тамчы” инструменталь фестиваль-конкурсы 22 майда Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк.

10.00 сәгатьтә конкурс программаларын тыңлау башлана. Конкурстан соң иң яхшы чыгыш ясаучылар гала-концертта катнашачак. Фестиваль дипломнар һәм бүләкләр тапшыру тантанасы белән тәмамланачак. Татар-башкорт көйләрен башкаручыларның гаризаларын 30 апрельгә кадәр [email protected] (Кайсина Светлана) электрон почтасына юлларга кирәк

Белешмә өчен телефон: 8-912-871-81-80 (Светлана)

Төрле төбәкләрдә яшәүче яшь талантларны көтеп калабыз!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*