tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петербургта төрле милләт вәкилләрен мөселман традицияләре белән таныштыралар
Петербургта төрле милләт вәкилләрен мөселман традицияләре белән таныштыралар

Петербургта төрле милләт вәкилләрен мөселман традицияләре белән таныштыралар

Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә шәһәр халкы һәм Төньяк башкала кунаклары Изге Коръән аятьләрен тыңлады. Барлык теләүчеләр ислам традицияләре, шәһәр һәм Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете тарихы белән таныша, Коръән уку үзенчәлеген тоя һәм бәяли алды, дип хәбәр ителә Россия мөселманнары Дини җыены сайтында.

«Җәмигъ мәчете мөселманнарның традицион мәдәнияте белән кызыксынуын канәгатьләндерү өчен мәйданчык булды. Мәчеттә төрле дин вәкилләре өлкән һәм яшь буын мөселманнарының Коръән укуын ошатып тыңлады. Дин йортына килүчеләр ислам диненең һәр кеше күңеленә, эчке карашка якын булуын аңлады», диелә хәбәрдә.

Традицион конфессияләр белән танышу шәһәрдә алга таба да дәвам итәчәк. Конфессиональара проект Санкт-Петербург Губернаторы хакимиятенең дини берләшмәләр белән элемтәләр бүлеге ярдәмендә тормышка ашырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*