tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Якутия (Саха) Республикасына бара
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Якутия (Саха) Республикасына бара

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Якутия (Саха) Республикасына бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Якутск шәһәренә бара. Биредә 23-25нче июньдә Татарстан көннәре узачак.

Эшлекле сәфәр программасы  “Мәңгелек ут” мемориаль комплексына чәчәкләр салу,  Сабантуй һәм Ысыах бәйрәмнәрен уздыру мәйданын һәм «Казан» скверына нигез салу урынын карау, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм учреждениеләре күргәзмәсе белән танышу, татар җәмәгатьчелеге белән очрашу урынында булу, Якутиядә яшәүче милләттәшләребез форумының пленар утырышында катнашу һ. б. чараларны үз эченә ала.

Татарстан көннәрен үткәрүнең соңгы көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында  Ысыах һәм Сабантуй милли бәйрәмнәре планлаштырылган. Алар Якутск шәһәренең Ус Хатын  архитектура-этнография комплексында узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*