tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Путин Татарстаннан махсус операциядә катнашучы Ирек Мәгъсүмовны бүләкләде
Путин Татарстаннан махсус операциядә катнашучы Ирек Мәгъсүмовны бүләкләде

Путин Татарстаннан махсус операциядә катнашучы Ирек Мәгъсүмовны бүләкләде

Мәскәү Кремлендә бүләкләү тантанасында махсус операциядә катнашучы подполковник Ирек Мәгъсүмов катнашты. Татарстанның Мамадыш районында туган кыю ир-егеткә Россия Герое исеме бирелде.

Бүләкне хәрбигә Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе тапшырды.

Ирек Мәгъсүмов махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрби хәрәкәтләр зонасында. Узган ел ул Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, Екатерина залында узган тантана вакытында дәүләт башлыгы төрле дәрәҗәдәге Ватан алдындагы казанышлары өчен орденнар, Почет, Батырлык орденнары, Пирогов, Дуслык орденнары, медальләр, мактаулы исемнәр тапшырды. Тантана махсус операциядә катнашучыларның тол хатыннарына ирләре һәлак булганнан соң бирелгән медальләр тапшырудан башланды.

Контракт хезмәткә җыю рәсми сайтында хәрбиләргә тиешле түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Контракт хезмәте мәсьәләләре буенча кайнар линия контакт-үзәге телефоны – 117.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*