tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамилә Сәхабетдинова: “Пандемия “Шаян ТВ”га яңа мөмкинлекләр ачты!”
Рамилә Сәхабетдинова: “Пандемия “Шаян ТВ”га яңа мөмкинлекләр ачты!”

Рамилә Сәхабетдинова: “Пандемия “Шаян ТВ”га яңа мөмкинлекләр ачты!”

“Шаян ТВ” балалар каналы моннан нәкъ ике ел элек ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән тәүге тапкыр эфирга чыкты. Бүгенге көндә биредә 35 бала алып баручы булып эшли.

Бу хакта бүген журналистлар белән узган очрашуда “Шаян ТВ”ның башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова сөйләде.

“Ике ел дәвамында бик күп максатка ирешергә насыйп булды. Төп максатыбыз – татар телен популярлаштыру, татар мохитен тудыру, балаларга милли һәм шул ук вакытта заманча тәрбия бирү. Бала әле сөйләшә белмәсә дә, телевизорның тавышын ишетеп, андагы төрле кызыклы тапшыруларны карап, үзенең татар теленә тартылырга тиеш. Әгәр ата-ана баласын татар телендә сөйләшергә этәрә икән, бу эштә “Шаян ТВ” каналы зур роль уйный дип уйлыйм. Тагын бер зур максатыбыз – ТНВ каналына кадрлар үстерү”, – ди Рамилә Сәхабетдинова.

“Шаян ТВ”ның төп хуҗалары – балалар. Алар алып бару эше белән генә шөгыльләнми, мультфильм һәм документаль фильмнарны тәрҗемә итүдә дә катнаша, монтаж эшен өйрәнә. Ә каналның төп геройлары – тиктормас, кызыксынучан малай Шаян, тәрбияле, үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, робот-эт Маэмай.

Алып баручы балалар “Шаян ТВ”га ничек килеп эләгүләре турында сөйләде. Әйтик, Эльдар Гыйниятов каналга ике ел элек килгән. Барлык проектларда да актив катнаша. Аның “Шаян ТВ” каналындагы беренче съемкасы канал ачылган көнне Рөстәм Миңнеханов катнашында туры эфирда булган.

Җәмил исә “Шаян ТВ”га эләгү авыр да булмады, җиңел дә булмады, ди. “Әни “заявка” калдырганнан соң, безне кастингка чакырдылар. Кастинг аша узып эләктем. “Сәйлән” фестивалендә катнаштым. Беренче елны узмадым, катнашучылар көчле булды. Быел бик тырышкач, кабул иттеләр. Финалистлар белән әле дә аралашабыз”, – ди Җәмил.

“Балалар, “Шаян ТВ”да ничә сум хезмәт хакы аласыз?” дип сорагач: “6 яшьтән телевидениедә булганга күрә, минем өчен акча мәсьәләсе мөһим булмады. Безнең эшебезне акча белән бәяләүләре өчен рәхмәт. Ләкин минем өчен иң мөһиме – кешеләрнең мине урамда тануы. Бу акчага караганда, күпкә яхшырак”, – ди Зилә Хәбибуллина Шулай да алып баручы малайлар аена бер мең сум хезмәт хакы алулары турында әйтте.

“Шаян ТВ”га ничек эләгергә мөмкин?” дигән сорауга: “Без һәрвакыт ачык. Республиканың төрле районнарында мәктәпләрдә даими рәвештә очрашулар үткәрәбез. Балалар үзләре дә почтабызга хат яза, шалтырата. Сайтыбызда, социаль челтәрдә барлык мәгълүмат урнаштырылган”, – дип җавап бирде Рамилә Сәхабетдинова. Аның әйтүенчә, пандемия “Шаян ТВ”га начар тәэсир итмәгән. Киресенчә, тапшыруларны скайп аша алып бару сәбәпле, каналның тамашачысы тагын да арткан. “Пандемия безгә яңа мөмкинлекләр һәм яңа киңлекләр ачты”, – ди канал җитәкчесе.

“Шаян ТВ”ның дубляж студиясе каналның контентын баетуга зур өлеш кертә. Татар теленә 7 меңгә якын кызыклы мультфильм, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителгән. “Без бик күп тәрҗемәчеләр белән эшлибез. Рус, инглиз, португалия һәм башка телләрдән тәрҗемәләр ясыйбыз. Төрле татар театрларында эшләүче 50ләп артист белән хезмәттәшлек итәбез. Барысы да талантлы, теләсә нинди персонаж булып сөйли ала”, – ди дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина.

Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов “Шаян ТВ”да эшләүче 35 алып баручы балага 35 планшет бүләк иткән. “Чаллы-икмәк” оешмасы да “Сәйлән” фестивалендә җиңгән 20 балага акчалата бүләкләр тапшырган.

Хәзерге вакытта “Шаян ТВ”да танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче 20дән артык оригиналь тапшыру эфирга чыга. Алар арасында “Шаян дәрес”, “Шаян тарих”, “Шаян география”, “Шаян тәм-том” һ.б. Гомумән алганда, “Шаян ТВ” каналы һәрвакыт үсештә. Узган ел ул “Карусель” телеканалы үткәргән “Главные герои – 2019” милли балалар премиясе бәйгесендә “Ел ачышы” номинациясендә җиңде. Ә быел “ТЭФИ-KIDS 2020” милли-телевизион премиясе финалисты дипломына лаек булды.

Эльвира Шакирова

shahrikazan.ru