tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәмис Сафинны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Рәмис Сафинны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Рәмис Сафинны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Ульяновск татар милли-мәдәни
мохтарият башкарма комитеты рәисе,
БТК Милли шура әгъзасы
Р.Ф. Сафинга

 

Хөрмәтле Рәмис Фарук улы!

Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура”сы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән күркәм бәйрәмегез – 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм.

Иҗтимагый эшчәнлек белән журналистика һөнәрен бергә үреп, Сез гомерегез буе шушы кыйблагыздан тайпылмыйча, халкыбызга хезмәт итәсез. Һәр башлаган эшегездә югары күрсәткечләргә ирешеп, милләттәшләребезнең ихтирамын һәм күңелен яулый алдыгыз. Бу уңышларыгыз барысы да Сезнең тәҗрибәгез һәм тырышлыгыгыз, үз һөнәрегезнең остасы булуы турында сөйли.

Бүгенге көндә Сез җитәкләгән Ульяновск татар милли-мәдәни мохтарияте күп кенә иҗтимагый оешмаларыбыз өчен үрнәк булып тора. Хакимият белән уртак тел табып, Россия һәм регион күләмендә зур чаралар оештыруыгыз олуг мактауларга лаек. Өстәп шуны да әйтәсем килә, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Ульяновск шәһәрендәге корпункты җитәкчесе булуыгыз – милләттәшләребез өчен икеләтә куаныч. Актив эшчәнлегегез нәтиҗәсендә бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татар халкы Сембер каласы, Ульяновск өлкәсендәге татар тормышы белән даими танышып бара.

Хөрмәтле Рәмис Фарук улы! Гомер бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр насыйп булсын. Тагын озак еллар дәвамында Ульяновск һәм Татарстаныбызга, милләтебезгә хезмәт итүегезне телибез.

Олуг ихтирам белән,
Татарстан Республикасы 
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г.Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*