tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең татар мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасованы юбилее белән тәбрик итәбез
Удмуртиянең татар мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасованы юбилее белән тәбрик итәбез

Удмуртиянең татар мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасованы юбилее белән тәбрик итәбез

Удмуртия Республикасының
татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе,
“Яңарыш” газетасының баш мөхәррире
Р. И. Габбасовага 

Хөрмәтле Рәмзия Илдус кызы!

Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура”сы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән күркәм бәйрәмегез – 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм.

Удмуртиянең татар милли-мәдәни мохтариятендә рәислек итә башлаган дәвердән Сез үзегезне оста оештыручы, милләттәшләребез арасында абруегыз булган җитәкче буларак таныттыгыз. Инде менә ничә еллар буе Сез Удмуртиядә халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга үзегездән зур өлеш кертәсез.

Талантлы кеше бар яктан да талантлы була. Иҗтимагый эшчәнлек белән генә чикләнмичә, Сез матбугат өлкәсендә дә үз урыныгызны булдырган шәхес. Сезнең җитәкчелектә 30 еллык юбилеена якынлашып килә торган “Яңарыш” газетасы Россия регионнарында чыгып килүче иң саллы татар басмаларының берсе булып тора. Сезнең хезмәтегезне республикабыз җитәкчелеге дә югары бәяләде: “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат хезмәткәре” дигән мактаулы исеме алуыгыз да шул турыда сөйли.

Хөрмәтле Рәмзия Илдус кызы! Гомер бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр насыйп булсын. Тагын озак еллар дәвамында Удмуртиягә һәм Татарстаныбызга, милләтебезгә хезмәт итүегезне телибез.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*