tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовның кабере төзекләндерелгән
Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовның кабере төзекләндерелгән

Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовның кабере төзекләндерелгән

Башкортстанның Яңагош авылында Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовның каберен төзекләндергәннәр.

«Бу проектта теләге булган һәр кеше катнашты. Иске кабер ташы, чардуганы яңартылды, брусчатка җәелде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Уръяды авыл Советы башлыгы Раик Заһитов сөйләде.

Төзекләндерү эшләренең инициаторы — Россия Дәүләт Думасы депутаты Динар Гыйльметдинов. Динар Гыйльметдинов — Мишкә районыннан, Гази Заһитовның якташы. «16 ел дәвамында ул Башкортстанның ЮХИДИ бүлеген җитәкләгән иде. Төзекләндерү эшләре иганәчеләр ярдәмендә башкарылган», — дип әйтте Раик Заһитов.

Гази Заһитовның яңартылган кабер ташы. Портреты урынына ай куелган.
Элек кабер ташында Гази Заһитовның портреты иде. Хәзер каһарманның сурәте урынына ай куелган.

«Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән „Атайсал“ дип аталган проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында зур булмаган шәһәрләр яки авыллардан чыккан дәрәҗәле кешеләр үз теләкләре белән туган якларына ярдәм итә. Динар Гыйльметдинов та проектка кушылды», — диде ул.

Гази Заһитовның кабере яңартылганчыга кадәр. Август, 2021 ел.Салават Камалетдинов

Гази Казыйхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында Уфа өязенең Емаш волосте Яңагош авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Гази Яңагош башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга китә.

1940 елның көзендә Гази Заһитов Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алына. Ул артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлану белән кызылармеец Гази Заһитов армия разведка дивизиясенең 832 бүлегенең (ОАРАД) оптик разведка взводы разведчигы вазифасында хезмәт итә.

Кызылармеец Заһитов Гази Казыйхан улы хөкүмәт бүләкләренә лаек дә була: «Хәрби казанышлар өчен» медальләре, «Кызыл йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» медале, «III дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнә. 1945 елның май башында, Хәрби командование карары белән, өлкән сержант Заһитов «II дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнә. 1953 елның 23 августында вафат. Туган авылы — Яңагошта җирләнә.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*