tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла: “Мәктәпләрдә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә өйрәтергә кирәк”
Ркаил Зәйдулла: “Мәктәпләрдә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә өйрәтергә кирәк”

Ркаил Зәйдулла: “Мәктәпләрдә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә өйрәтергә кирәк”

Мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләрендә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә укытырга кирәк, дип саный Татарстанның халык язучысы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Төбәкләрдән килгән татар теле укытучыларыннан яраткан шагыйрьләрен сорагач, шул ук Габдулла Тукай, Муса Җәлилне әйтәләр. Әлбәттә, аларны белергә кирәк. Ләкин аларны гына өйрәнү әдәбиятыбызны кысу дигән сүз. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арсланов һ.б. — татарның горурлыгы. Мәктәпләрдә шушы шәхесләргә һәм хәзерге заман шагыйрьләренә дә мөрәҗәгать итсеннәр иде», — диде ул.

Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, шагыйрь булырга теләгән кеше татар гына түгел, ә чит ил әдәбиятын да белергә тиеш.

«Аллаһы Тәгаләдән кешегә сәләт бирелмәсә, укытып кына шагыйрь ясап булмый. Хезмәт тә кирәк. Күп укуны да күз уңында тотам. Үзеңнән алдан килгән шагыйрьләрнең иҗатын белмәсәң, яңа сүз әйтә алмыйсың. Татар әдәбиятын гына түгел, дөнья әдәбиятын да белергә кирәк. Кайчан да булса әйтелгән фикерне дә хәзерге заманга яраклаштырып, үзеңнең күңелең аша үткәреп җиткерергә кирәк», — диде ул.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*