tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Дини җыены хатын-кызлар өчен «Фирдәвес» журналы белән хезмәттәшлек итәчәк
Россия Дини җыены хатын-кызлар өчен «Фирдәвес» журналы белән хезмәттәшлек итәчәк

Россия Дини җыены хатын-кызлар өчен «Фирдәвес» журналы белән хезмәттәшлек итәчәк

Россия мөселманнары Дини җыены илдә мөселман хатын-кызлары өчен беренче булган «Фирдәвес» («Firdaus») журналы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир Крганов билгеләп үткәнчә, апа-сеңелләрнең бердәм коллективы ярдәмендә журнал бүгенге заман мөселман туташы һәм хатын-кыз образын ачу мөмкинлеге бирә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителә.

«Ислам күзлегеннән хатын-кызның гаиләдә, җәмгыятьтә роле бик зур. Мөселман хатын-кызлары һәрвакыт гореф-гадәтләрне һәм гаилә учагын саклаучы булды, балаларны рухи-әхлакый тәрбияләү белән шөгыльләнде, җәмәгать тормышында актив катнашты», — дип искәртте Крганов.

Ул мисал итеп Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хатынын искә төшерде. Аның бөтен байлыгын динне тарату өчен бирүе хакында әйтте.

«Хәзерге мөселман хатын-кызлары үз тормышларында төрле өлкәләрне берләштерә: яхшы апалар, хатын-кызлар һәм хуҗабикәләр, яхшы әниләр булу һәм шул ук вакытта һөнәри уңышларга ирешү, карьера төзү. Бу хакта күрсәтү һәм сөйләү бик мөһим», — ди Крганов.

Firdaus журналы — Россиядә туташлар һәм хатын-кызлар өчен беренче мөселман журналы. Аны гамәлгә куючы һәм баш мөхәррир Әминә Гяургиева.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*