tatruen
Баш бит / Яңалыклар / TAT CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале быел «тел» темасына багышлана
TAT CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале быел «тел» темасына багышлана

TAT CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале быел «тел» темасына багышлана

TAT CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале быел «тел» темасына багышланачак, дип хәбәр итә оештыручылар. 30 август көнне ул Казан Кремле территориясендә дүртенче мәртәбә оештырыла.

Фестивальдә Россиянең 11 шәһәреннән һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән музыкантлар, медиарәссамнар, график дизайнерлар, хореографлар һәм галимнәр катнашачак. Биредә алар төрле, ләкин татарга якын торган халыклар мәдәниятен һәм сәнгатен тәкъдим итәчәк.

Әлеге фестиваль, гадәттәгечә, сәнгатьнең берничә — музыка, перформанс, медиаарт һәм әдәбият төрләрен берләштерә. Музыка программасына килгәндә, ул коллаборацияләргә, хезмәттәшлеккә һәм иҗатташлыкка багышланачак һәм татар музыкасы офыкларын географик яктан гына түгел, жанр ягыннан да киңәйтәчәк. 30 август көнне Зур сәхнәдә татар инди-сәхнәсенең һәм альтернатив музыкасының иң яхшы вәкилләре чыгыш ясаячак.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында без төрле коллаборацияләргә басым ясыйбыз: җирле музыкантлар һәм танылган кунаклар, төрле сәнгать вәкилләре, тамашычылар һәм артистлар, татар һәм Россия халыклары мәдәнияте. Безнең бөтен дөньяга җирле мәдәният төрле яссылыктан да актуаль була ала дигән фикерне җиткерәсебез килә» — ди, фестивальнең продюсеры Ильяс Гафаров.

Быел фестивальдә беренче тапкыр эксперименталь мультимедиа сәхнәсе барлыкка киләчәк. Ул музыкантлар һәм медиарәссамнар хезмәттәшлегенең өр-яңа форматын тәкъдим итә. Биредә фолк, эксперименталь электрон музыка һәм аудиовизуаль перформанслар янәшә торачак.

Фестивальнең белем бирү программасы да киңәячәк. Быел Санкт-Петербург мәгълүмати технологияләр милли тикшеренү университетынан һәм бәйсез «Шрифт» нәшриятыннан ике махсус проект, Казан тикшеренүчеләреннән татар мәдәнияте һәм теле турында мавыктыргыч фәнни-популяр лекцияләр тәкъдим ителәчәк.

Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Аның алыштыргысыз оештыручылары — «creeptone media» продюсерлык төркеме һәм «Yummy music» лейблы. Проектның төп партнерлары — «Прометей» фонды һәм Казан Кремле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*