tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия регионнарындагы татар абитуриентлары КФУга түләүсез укуга керә алачаклар
Россия регионнарындагы татар абитуриентлары КФУга түләүсез укуга керә алачаклар

Россия регионнарындагы татар абитуриентлары КФУга түләүсез укуга керә алачаклар

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына студентлар кабул итүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

Журналистлар белән очрашуга КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов килгән иде.

Үз чыгышында Данис Шакиров татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнмәвен һәм республикабыздан тыш Россия регионнарында 1081 уку йортында туган тел буларак татар теле укытылуын ассызыклады. “Россия регионнарындагы милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессына татар теле укытучыларын җибәрегез дип һәрдаим мөрәҗәгать итәләр. Без аларга хәзер үзегездәге мәктәпләрне тәмамлаган татар абитуриентларын  юллагыз дип әйтәбез. Татарстан Президенты ярдәме, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан Федераль университеты һәм Бөтендөнья татар конгрессының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә  бу мөмкинлек тормышка ашты”, – дип сөйләде Данис Шакиров.

Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә бүгеннән, ягъни 20 июньнән, институтка керергә теләүчеләрнең документларын кабул итү башланган. Россия регионнарындагы татар абитуриентлары да татарстанлылар белән берәттән КФУның Тукай исемендәге югары мәктәбенә максатчан кабул итү программасы буенча укырга керә алачаклар.

“Татарстан Президенты ярдәме белән Педагогик белем бирү программасының 5 юнәлеше (билингваль һәм полилингваль белем бирү оешмалары өчен) һәм “Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә” программасы буенча  максатчан  40 бюджет урыны каралган һәм әлеге белгечлекләр буенча Россия регионнарындагы абитуриентлар да укый алачак. Югары белем алгач алар туган якларына кайтып үз белгечлекләре буенча хезмәт итәргә тиеш. Булачак студентларга 15 мең сум күләмендә стипендия дә биреләчәк”, – дип сөйләеде институт директоры.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*