tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән шәһәренең Яңавыл районы балалары җәйге лагерьда татар мәдәнияте белән таныша
Төмән шәһәренең Яңавыл районы балалары җәйге лагерьда татар мәдәнияте белән таныша

Төмән шәһәренең Яңавыл районы балалары җәйге лагерьда татар мәдәнияте белән таныша

Җәйге каникуллар башлану белән балалар лагерьларга ял итәргә китәләр. Төмән шәһәренең Яңавыл районында яшәүче балалар өчен «Этнос» балаларга гомуми белем бирү үзәге, гадәттәгечә, татар этномәдәни компонентлы сәламәтләндерү лагере оештырды. Ачылу тантанасы Балаларны яклау көненә туры килеп, «Балачак иленә күңелле сәяхәт» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе белән башланды. Ял итәргә 30 бала теләк белдергән, алар яшьләренә карап (6-8 һәм 9-12 яшьлекләр) 2 отрядка бүленгәннәр.

Лагерь җитәкчесе Татьяна Малышкина балаларның ял көннәре ничек планлаштырылганы белән таныштырып: «Быел, кызганычка каршы, бер смена гына, ул 1 июньнән 22 июньгә хәтле эшләячәк. Шул көннәрдә балалар татар халкының гореф-гадәтләрен, милли җырларын, биюләрен өйрәнеп, кино, музей, китапханәләрдә булып, хөрмәтле, күренекле татар шәхесләре белән очрашачаклар, татар халык ашлары пешереп караячаклар. Балалар өчен төрле мастер-класслар, конкурс-викториналар, декоратив-кулланма иҗаты буенча дәресләр, спорт уеннары, төрле квестлар оештырылачак. Ул чараларда балалар үзләренең спортта әзерлекләрен, зирәклек-тапкырлыкларын, татар телен белү дәрәҗәләрен, команда рухын күрсәтә алачаклар. Аннары һәр бала әти-әниләре белән бергә «Минем татар тамырларым» дигән проект буенча эшләп, хезмәтләре буенча чыгыш ясаячаклар. Җәйге сәламәтләндерү лагере балалар сәламәтлеге өчен файдалы, һәр көн кызыклы, күңелле узар дип уйлыйбыз», – дип сөйләде.

Лагерьнең ачылу тантанасында балалар татар халык әкият геройлары белән танышып «Балачак иленә» күңелле, мавыктыргыч сәяхәткә юл алдылар. Биредә алар төрле конкурсларда актив катнашып, татар көйләргә биеделәр, җырладылар, әкиятләрне һәм аларның авторларын, татар телендә сүзләр искә төшерделәр, милли костюмнар белән таныштылар, лагерьнең уставын кабатладылар. Төмән шәһәренең 52 нче сыйныф укучылары Раил Шигабеев белән Ясминә Вәлеева Г.Тукайның «Күбәләк» шигырен сәнгатьле итеп сөйләделәр.  Программа ахырында катнашучылар төрле бүләкләр алдылар, бергәләшеп фотога төштеләр.

Рәүфә Кангазина

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*