tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов сайлауларда күпчелек тавыш җыеп җиңү яулады
Рөстәм Миңнеханов сайлауларда күпчелек тавыш җыеп җиңү яулады

Рөстәм Миңнеханов сайлауларда күпчелек тавыш җыеп җиңү яулады

Рөстәм Миңнеханов өчен 2 млн 306 мең 844 кеше (94,4 процент) тавыш биргән. ЛДПР кандидаты Руслан Йосыпов өчен 19 мең 778 сайлаучы (0,81 процент), КПРФ кандидаты Хафиз Миргалимов яклы 62 мең 542 сайлаучы (2,56) процент тавыш бирелгән. Рушания Бильгильдеева 40 мең 954 кеше, ягъни тавыш биргән барлык сайлаучыларның 1,67 процентының тавышын җыйган, дип белдерде ТР Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Бердәм мәгълүмат үзәгендә сайлау йомгаклары буенча узган матбугат конференциясендә.

ТР Президенты үз вазыйфаларына тантаналы һәм рәсми рәвештә 18 сентябрьдән керешер дип көтелә. Шул уңайдан тарихка кереп калачак олы тантана – инаугурация С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үткәреләчәк.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Хәзерге вакытта ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча Рөстәм Миңнеханов башкара. 13 сентябрьдә үткәрелгән бердәм тавыш бирү көнендә республикада Президент сайлауда Рөстәм Миңнеханов өчен 2 млн 306 мең 844 кеше (сайлауга килеп гражданлык бурычын үтәгәннәрнең 94,4 проценты) тавышын биреп, нәтиҗәдә, ул 3 көндәшеннән өстен булды.

“Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык сайлау участокларында да җиңү яулады, – дип игълан итте бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу гамәлдәге Президент хакимиятенең, муниципаль районнар җитәкчеләренең үз сайлаучылары тарафыннан сайлап куелуын күрсәтә. Шул рәвешле, без гамәлдәге Президентка үз сайлаучыларына таяна алуын күрсәттек. Бу ышаныч бик кыйммәт тора”, – диде ул ТР Үзәк сайлау комиссиясенең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы базасындагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә һәм Рөстәм Миңнехановны федераль дәрәҗәдәге сәясәтче дип атады.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе ахыргы нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, ТР Дәүләт Советы президиум утырышы җыячак. Утырыш иртәгә булыр дип планлаштырыла һәм инаугурация көне дә шунда төгәл билгеләнәчәген хәбәр итте парламент җитәкчесе. ТР Үзәк сайлау комиссиясенең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы базасындагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә әнә шулар билгеле булды.

15 сентябрьдә Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты таныклыгы тапшырылачак.

шаймиев минниханов

Беренчеләрдән булып Республика Президентын сайлауларында ышанычлы җиңү яулаган Рөстәм Миңнехановны эш кабинетында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлады.

Татарстанның беренче Президенты Рөстәм Миңнехановның барлык халык сайлауларында җиңүен бик шәп дип атады. «Бу дәрәҗәдәге ышаныч Сезгә сайлаучылар һәм бөтен Татарстан халкы алдында тагын да зуррак җаваплылык өсти», – диде Минтимер Шәймиев һәм киләчәктә Рөстәм Миңнехановка туган республикасын җитәкләүдәге катлаулы эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнехановка сайлауларда җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары килә башлады.

Телефоннан аны Казахстан Премьер-министры Кәрим Масимов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды” корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин котлады.

Шулай ук котлау телеграммалары Рөстәм Миңнеханов исеменә федераль хакимият органнары вәкилләреннән, Россия эшлекле даирәләре вәкилләреннән, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләреннән, иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән һәм гади гражданнардан килде.

Бурятия Республикасы башлыгы аерым алганда болай дип язган:

“Татарстан Республикасы президенты сайлауларында ышанычлы җиңүегез белән ихлас йөрәктән котлыйм! Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, алга таба да төбәкнең бөтен халкы иминлегенә башкара торган яхшы эшләрегез һәм теләкләрегездә уңышлар телим”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*