tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: «Татар телен саклау — киләчәк буын алдындагы әхлакый бурычыбыз»
Рөстәм Миңнеханов: «Татар телен саклау — киләчәк буын алдындагы әхлакый бурычыбыз»

Рөстәм Миңнеханов: «Татар телен саклау — киләчәк буын алдындагы әхлакый бурычыбыз»

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык Юлламасы белән чыгыш ясады.

Үз чыгышында ул туган тел мәсьәләсен дә күтәрде.

— Мин берничә тапкыр әйткәнем бар: без туган телне саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен саклау буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Шул ук вакытта телне саклау — һәркемнең шәхси эше дә. Без республикада яшәүче барлык милләт вәкилләренең телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырырга тиеш, — диде Рөстәм Миңнеханов.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*