tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада балалар арасында иң оста азан әйтүче һәм вәгазь сөйләүчене ачыкладылар
Сабада балалар арасында иң оста азан әйтүче һәм вәгазь сөйләүчене ачыкладылар

Сабада балалар арасында иң оста азан әйтүче һәм вәгазь сөйләүчене ачыкладылар

Рамазан ае барган бу көннәрдә, ягъни 30 март көнне Саба җәмигъ мәчетендә мәктәп яшендәге  балалар арасында бик тә әһәмиятле дини чара булып узды. Районыбызның төрле авылларыннан килгән малайлар-  азан әйтүдә, кызлар вәгазь сөйләүдә көч сынаштылар. Әлеге чара Казандагы “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Саба мөхтәсибәте һәм район мәдәният бүлеге хезмәттәшлегендә оештырылды. Бәйге башланганчы барлык  катнашучыларны һәм бәйрәм кунакларын Саба муниципаль районы башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде. Кыскача гына әлеге чараның төп оештыручысы “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды, изге айда балаларыбызны шундый бәйге оештырып шатландырганы өчен райондашларыбыз исеменнән рәхмәт әйтте һәм барлык катнашучыларга уңышлар теләде.

Бәйгедә ул көнне 50ләп бала көч сынашты. Малайларның азанны дөрес итеп, татарча мәкам белән әйтүләренә хәзрәтләребез бәя бирде. Кызлар арасында иң оста һәм аңлаешлы итеп вәгазь сөйләүчене ачыкларга мәчеттә белем бирүче мөгаллимәләр ярдәмгә килделәр. Мәчет ул сәгатьләрдә төрле яктан яңгыраган моңлы азан тавышларына күмелде, имамнар – Лесхоздан  Әхмәд хәзрәт Сафин, Иләбәрдән Рушан хәзрәт Гыйльманов, Шәмәрдәннән Сәид хәзрәт Мортазин һәр баланың чыгышын игътибар белән тыңлап, тиешле балларны кәгазь битенә төшереп бардылар. Кызларыбыз сөйләгән вәгазьләр дә мәгънәле, эчтәлекле булулары белән игътибарны җәлеп итте. Аларның чыгышларын Сабадан мөгаллимәләр Рәсимә ханым Рәхимова, Затия ханым Галимҗанова, Лесхоздан Рәсилә ханым Галиева, Шекшедән Алсу ханым Ханнанова бәяләде.

Нәтиҗәләр чыгарылгач, бәйгенең иң яхшы азанчыларын һәм оста вәгазьчеләрне “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мәҗит Салихов котлады.

  “Бик матур бәйге булды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт җиткерәсе килә. Динен, телен хөрмәт иткән,үзенең үткәннәрен белгән халыкның гына киләчәге бар. Аллаһка шөкер, безнең балаларыбыз бүген үз мисалларында туган телләрен камил белүче, милли җанлы, иманлы икәнлекләрен тагын бер кат исбатлап күрсәттеләр. Димәк, киләчәгебез бар дигән сүз. Бу башкаларга да матур үрнәк булсын. Сүз дә юк, бәйге булгач, иң-иң дигәннәрен ачыкларга кирәк булды. Миңа калса, монда катнашкан һәрбер бала җиңүче. Алга таба да шушы юлдан тайпылмыйча, акыллы-тәүфыйклы булып үсүегезне, укуда зур уңышларга ирешүгезне телим”-диде Мәҗит Хаҗип улы.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, үз яшь категорияләрендә Сабадан Разат Яруллин,Чулпычтан Самат Мөбарәков, Татар Икшермәсеннән Илнар Әхмәтханов-1нче урынга, Камил Гурьянов (Шәмәрдән), Раил Фәсхетдинов (Төбәк), Нәсим Арсланов (Мишәбаш)-2нче, Шекшедән Тимур Ханнанов, Азамат Гатауллин (Ю.Симет), Гадел Зарипов (Мишәбаш)- 3нче урынга лаек булдылар. Кызлар арасында җиңүчеләр: Сабадан Сафия Камолова, Фирүзә Ярмиева (Явлаштау), Зәринә Гарифуллина (Икшермә), икенче урында Әминә Гыйльманова (Иләбәр), Диләрә Шәехова (Югары Симет), Гаишә Галиева (Лесхоз), өченче урында Сәидә Гыйльманова (Иләбәр), Әминә Гатауллина (Югары Симет), Диләрә Зыятдинова (Шәмәрдән). Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар кызыксындыру призларына ия булды. “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы вәкиле Айгөл Котдусова һәр балага догалар язылган китапчык һәм үзенчәлекле тәсбих бүләк итте. “Бу истәлекләрне кадерләп саклагыз, Аллаһы Тәгалә сүзләре язылган бу догалар сезне саклап, һәрдаим изгелеккә чакырып торсын” диде ул.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*