tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча өйрәнәбез
Татарча өйрәнәбез

Татарча өйрәнәбез

2023 елның көзендә Түбән Новгород өлкәсе татар автономиясе тарафыннан оешты­рылган татар теле курслары бүген дә уңышлы гына дәвам итә. Мин педагогия институтын тәмамлап, 35 ел мәктәптә укыттым, хәзер лаеклы ялда. 2023 ел – Педагоглар һәм остазлар елы дип игълан ителгәнгә, шушы курсларда татар телен укытырга бик теләп ризалаштым. Аны өйрәнергә теләүчеләр күп, шунысы шатландыра. Укытыр өчен Л.Г.Латфуллинаның «Татар теле. Башлангыч курс» дәреслеген сайладым. Бу дәреслектә татар теле авазларының (ә,ө,ү,җ,ң,һ) әйтелеш үзенчәлекләре, дөрес укыр өчен фонетик күнегүләр китерелә, иң кирәкле грамматик кагыйдәләр сайлап алынган, кирәкле куллану конструкцияләре һәм формалары, сөйләм үрнәкләре, актив сүзләр бирелгән.Та­тар телен минималь вакытта өйрәнер өчен бик яхшы дәреслек.

Дәресләребез «Бердәм Рос­сия» штабында бик уңайлы һәм комфортлы аудиториядә уза. Мондый мөмкинлекләр тудырган өчен автономия җитәкчелегенә hәм автономия советы әгъзасы Шамил Мансуровка аерым рәхмәт.

Укучылар төрле яшьтә булса­лар да, студентлар һәм олылар бик дус, тату булып, тырышып укыйлар. Дәрестә активлар, өйгә бирелгән эшләрне җиренә җиткереп башкаралар. Әле генә Г. Тукайның «Туган тел» шигы­рен өйрәндек. Яңа елдан соң дәресләрне татар телендә алып барам. Шуңа күнегеп киләбез, татарча күбрәк сөйләшәбез инде, уңышларга шатланабыз. Укучылар һәр дәрестән соң, бик канәгать булып, рәхмәтләр әйтәләр. Без бер гаилә кебек – бәйрәмнәрдә чәй табыны артын­да аралашабыз, уңышларыбыз белән бүлешәбез. Автономия җитәкчелеге дә безне игъти­бар үзәгендә тота. Яшьләр әле дәрестән тыш та үзара аралаша, автономия офисында оешты­рылган очрашуларга йөри.

Менә шулай үзебезнең туган телебездә сөйләшергә, арала­шырга өйрәнәбез. Туган телеңне өйрәнергә беркайчан да соң түгел, ә яшьли өйрәнү тагы да яхшы. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!

Алсу АЙМАЛЕТДИНОВА.

Түбән Новгород.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*